Аккучукова Роза Сабирҗан кызы (12 февраль 1950 ел — 8 февраль 2021 ел) — башкорт һәм татар эстрада җырчысы. 1973 елдан хәзерге Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең вокалчысы, 1999 елдан — баш администратор. Башкортстан Республикасының халык артисты (2009).
Биографиясе Роза (Рауза) Сабирҗан кызы Аккучукова 1950 елның 12 февралендә Башкорт АССРының Белорет районы Абзак авылында туган. «Абзакта аның ата-анасы Наҗия һәм Сабирҗан Аккучуковлар гаиләсе дөньяны шаулатып яшәгән абруйлы гаиләләрнең берсе булды. Аларның балалары җитәкче вазифаларда эшләп, хаклы ялга чыкты», дип яза Белорет районының «Урал» гәзите.Етәксе булып тыуаларҙыр
Абзак сигезьеллык мәктәбеннән соң Роза Уфа музыка-педагогика училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1972 елда Башкорт дәүләт филармониясендә артист-вокалчы булып эш башлый.
Үзенчәлекле көйле тавыш тамашачы күңеленә хуш килә, нәтиҗәле иҗаты өчен ул БАССРның атказанган, Башкортстан Республикасының халык артисты дигән исемнәргә лаек була.
Җырчының репертуарында башкорт халык җырлары белән бергә башкорт һәм татар композиторларының җырлары да бар. Элеккеге ССРБ республикалары һәм калалары буйлап гастрольләрдә була.
1997 елдан Гөлчәчәк Аккучукова филармонияда администратор булып эшли.
Җырчы 2021 елның 8 февралендә Уфа шәһәрендә вафат булаӨфөлә Башҡортостандың халыҡ артисы Роза Аккучукова вафат булды. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 8 февраль 2021 йыл.
Башкарган җырлары Җырчы халык җырларын да, эстрада җырларын да бер осталык белән башкара. «Зөлхиҗә», Сыбай кашка, «Түрәкәй», «Сары да чәч» һәм башкалар; Хөсәен Әхмәтов, Заһир Исмәгыйлев, Айрат Кәримов, Таһир Кәримов, Рафик Сәлмәнов җырлары һәм романслары, Абдулла Хәлфетдинованың «Алтын балдак», «Син утырткан шомырт», «Акчарлак» дигән җырларын, оста һәм үзенчәлекле башкарып, зур уңыш казана һәм тамашачыларда киң популярлык яулый.
Мактаулы исемнәре
Башкортстан Республикасының халык артисты (2009) Башкорт АССРның атказанган артисты (1989)
Искәрмәләр
Чыганаклар Аҡкучукова Роза Сабирйән ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Җитәкче булып туалардыр.
Видео-аудио
Тәмле. Роза Аҡкучукова. Заслуженный артист БАССР Роза Аккучукова."Автограф" Хәйерле иртә, Республика! — Вилдан Яруллин һәм Роза Аҡкучукова Ник йылмайҙың Роза Аҡкучукова йырлай
Төркем:Башкорт җырчылары Төркем:БАССР атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Русия җырчылары Төркем:ССРБ җырчылары Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Уфада вафатлар Төркем:2021 елда вафатлар Төркем:8 февраль көнне вафатлар Төркем:Белорет районында туганнар Төркем:1950 елда туганнар Төркем:12 февраль көнне туганнар