Динә Рафис кызы Сабитова (чын исеме Диана), 1969 елның 24 маенда Казанда туган. Россия язучысы, прозаик. Биографиясе Динә 1969 елда Казанда туган. Аның балачагы һәм яшьлеге туган шәһәрендә үза. Анда ул мәктәптә укый, аннары математик лицейда, ә аннары университет филфакында югары белем алган. Аңардан соң аспирантураны, вакытыннан алда тәмамлап, укытучының юлы башлана.
Белеме буенча филолог-русист, филология фәннәре кандидаты, Казан университетында доцент булып эшләгән. «Книжное обозрения», «Кукумбер» журналларында басылып чыккан. Биш балалар китабы авторы, 2007 елның "Заветная мечта" премиясе призеры. Мәскәү өлкәсендә һәм Коста-Рикада яши. Гаиләсе Кияүдә, ире Роман белән ул өч бала тәрбияли. Уллары Сеня, Тёма һәм тәрбиягә алган кызы Люда. Әсәрләре Динә Сабитованың әсәрләре балаларга һәм яшүсмерләргә адресланган булса да, алар ата-ана-балалар мөнәсәбәтләре, ятимлек, уллыкка алу, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең җитди темаларына кагыла. 2007 — «Цирк в шкатулке». Нәшрият: Самокат. ISBN 978-5-902326-73-1 2010 — «Мышь Гликерия. Цветные и полосатые дни». Нәшрият: Розовый жираф. ISBN 978-5-903497-25-6Александра Довлатова-Мечик. Очаровательная книжка, очаровательная мышка Booknik.ru 17 декабря 2010Колоскова Н. Е. Мышь с именем собственным. Рецензия библиотекаря на сайте методического отдела московской Центральной городской детской библиотеки им. А. П. Гайдара. 2011 — «Сказки про Марту». Нәшрият: Мир Детства Медиа. ISBN 978-5-9993-0050-8 2011 — «Где нет зимы». Нәшрият: Самокат. ISBN 978-5-91759-048-6 2012 — «Три твоих имени». — М.: Нәшрият: Розовый жираф. ISBN 978-5-903497-91-1
«Марта турында әкиятләр» китабы «Мир Детства Медиа» нәшрияты заказы буенча язылган һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен психологның соңгы сүзлеген үз эченә ала.
Иҗатының бәяләмәләре һәм тәнкыйте 2007 елда "Цирк в шкатулке" хикәясе "Заветная мечта" премиясен ала.
2012 елда Динә Сабитова Астрид Линдгрен исемендәге әдәби премиягә номинантларның "озын исемлегенә" керде.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Юсупова Дина. Простым языком Ведомости Пятница № 45 (228) 26 ноября 2010 Мышь Гликерия. Цветные и полосатые дни на сайте издательства «Розовый жираф» Страница о Дине Сабитовой на сайте издательства «Самокат» Отрывок из книги «Цирк в шкатулке» на сайте премии «Заветная мечта» Гладышева Луиза. Сказочная мама. Писательница Дина Сабитова делает быль сказкой, а сказку — былью на сайте Мосблаго.ру Борисенко Н. А.Борисенко Наталья Анатольевна, кандидат филологических наук, ведущий научный сотрудник Психологического института Российской академии образования. О новой книге Дины Сабитовой рассказывает автор школьного учебника. Из материалов Второй международной научно-практической конференции «Чтение и грамотность в образовании и культуре», Москва, 2012 год.
Төркем:Татар язучылары