Вакыйгалар 6 гыйнвар — Брежнев шәһәренә Яр Чаллы исеме кайтарыла. 17 февраль — КПСС ҮК пленумы БАССРда татарларны көчләп башкортча укыту мәсьәләсен күтәрә. 27 февраль — Баку янындагы Сумгаитта әрмән погромнары башлана. 11 апрель — «Оскар» премиясен тапшыру тантанасы. 30 апрель — Евровидение бәйгесендә Швейцария вәкиле Селин Дион җиңү яулый. 29 май — Истанбулда Солтан Мәхмүт Фатих күпере ачыла. 12 июль — Таулы Карабах өлкә шурасы Азәрбайҗаннан чыгуы турында игълан итә. 10 август — БМО мәгълүматларына күрә Азия халкы саны 6 млрд чиген уза. 11 сентябрь — Эстон теле Эстониянең дәүләт теле буларак игълан ителә. 17 сентябрь — Сеулда XXIV Олимпия уеннары башлана. 29 сентябрь — БМО тынычлык көчләренә Нобель тынычлык премиясе бирелгән. 16 октябрь — Үзәк телевидение «Кол Изаура» телевизион сериалын күрсәтә башлый (төп рольдә Луселия Сантус). 24 ноябрь — Мисыр һәм Алжир дипломатик мөнәсәбәтләрне кайтаралар.
Туулар
8 гыйнвар — Эльза Газизова, татар журналист. 13 гыйнвар — Артур Исламов, татар опера җырчысы. 19 гыйнвар — Алексей Воробьев, Евровидение 2011 җыр бәйгесендә Русиядән катнашучы. 25 гыйнвар — Эльмира Кәлимуллина, җырчы, Татарстанның атказанган артисты. 18 май — Камилә Гафурҗанова, рапирачы. 21 май — Артур Әхмәтхуҗин, фехтованиече, 2016 ел Олимпия уеннары чемпионы. 7 июль — Гөлназ Галимуллина, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2009 елдан), Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы. 27 сентябрь — Илдар Сибгатуллин, автоэксперт һәм блогер. 27 октябрь — Айгиз Баймөхәммәтов, башкорт язучысы, журналист.
Вафатлар
Мәҗит Рәфыйков, татар язучысы, шагыйрь. Әнвәр Галим, татар журналисты. 1 гыйнвар — Зиннәт Фәтхуллин, язучы, драматург, Үзбәк ССР халык язучысы (1983). 25 гыйнвар — Михаил Львов (Рәфкать Габитов), рус телендә иҗат иткән совет чоры шагыйре. 27 гыйнвар — Габдулла Мотыйгуллин, Дан орденының тулы кавалеры. 2 март — Йосыф Гәрәй, башкорт совет әдәбиятының күренекле вәкиле. 11 март — Гөлсем Мөхәммәдова, татар язучысы. 8 май — Роберт Хайнлайн, АКШ язучысы-фантаст. 2 июнь — Нәҗип Җиһанов, татар композиторы, ТАССРның халык артисты. Иосиф Григулевич, совет разведчигы, караим. 3 июнь — Александр Беннигсен, францияле шәркыятьче һәм советолог. 25 июнь — Гата Сөләйманов, курайчы, җырчы, артист. 25 июнь — Васил Булатов, Советлар Берлеге Каһарманы. 28 июль — Искәндәр Фәйзуллин, ерак араларга йөзүче, тренер, табиб. 11 август — Әхнәф Юлдашев, төрки телләр белгече, профессор. 13 август — Заһидә Тинчурина, актриса. 17 август — Мөхәммәт Зыяүлхак, Пакистан президенты (1978—1988). 29 сентябрь — Бәдретдин Төхфәтуллов, Дан орденының тулы кавалеры. 6 октябрь — Хәсән Хәмидулла, фин татар җәмәгать эшлеклесе, язучы, журналист. 12 ноябрь — Ришат Абдуллин, ССРБ халык артисты. 19 ноябрь — Александр Калган, чуаш язучысы. 21 ноябрь — Шәмси Хамматов, журналист, матбугат тарихчысы.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Мәхмүт Хәсәнов, татар язучысы, («Язгы аҗаган» романы өчен)Тукай премиясе лауреатлары — Мәхмүт Хәсәнов.
Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Леон Ледерман, Мелвин Шварц, Джек Стейнбергер. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Иоганн Дайзенхофер, Роберт Хубер, Хартмут Михель. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Джеймс Блэк. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Нәҗип Мәхфүз. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Морис Алле. Тынычлык өчен Нобель премиясе — БМО тынычлык көчләре.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
* Төркем:Еллар