Эльбарус фаҗигасе () — 1961 елның 5 ноябрендә Чуаш АССРның Мария Посады районы Эльбарус авылы мәктәбендә янгын чыга. Янгын нәтиҗәсендә 110 кеше һәлак булган. Алар арасында өч яшьтән алып унбиш яшькә кадәрге 106 бала һәм мәктәптә укытучылар булып эшләгән дүрт олы кеше була.
Тарих Эльбарусово урта гомуми белем бирү мәктәбендә актлар залы булмый, шуңа күрә массакүләм чаралар өчен сыйныфлар арасындагы чиктәш дивар сүтелә торган янәшә ике сыйныф файдаланылган. Дивар сүтеп алына, ике бүлмә берләштерелә, шул ук вакытта киңлекне зурайту өчен парталар тәрәзәләр янына күчерелә һәм бер-берсе өстенә куела. Парталар белән шулай ук алгы ишек тә томалап куела. Трагедия көнендә мәктәп бинасында бәйрәм концерты уза; авариядән чыгу юлы булып бер тәрәзә һәм бер ишек кенә кала. Мәктәп директоры күрсәтмәсе буенча, 1-6 сыйныфларда укучы 230 бала тантанага җыела, анда шулай ук ата-аналар карамагыннан башка гына мәктәпкәчә яшьтәге балалар да кертелгән (бина бер үк вакытта 115 кеше сыюга исәпләнгән).
Мәктәп ишегалдында бензин двигателе өчен будка урнаштырылган була. Чара үткәрелгән бинада укытучы Иритков М. Н. мәктәп директоры күрсәтмәсе буенча физика кабинетында будкадан алып керелгән двигательне ремонтлый. Бензин белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә, янгын кабынып китә. Тиз янучан сыеклык идән буйлап ага һәм, коридорга үтеп чыгып, коточкыч янгын китереп чыгара.
Мәрхүмнәрнең җәсәдләре икенче көнне гомуми кабергә күмелгән, зиратка керү якын туганнарына гына рөхсәт ителгән. Мәктәп директоры Ярукин Самуил Иванович һәм физика укытучысы Иритков Михаил Николаевич биләгән вазыйфаларыннан азат ителә һәм хөкемгә тартылаИстория МОУ «Эльбарусовская СОШ»; алар 8 һәм 10 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
1991 елда фаҗига корбаннары истәлегенә ачык панихида үткәрелә. 1994 елда янгын корбаннарына һәйкәл ачыла.
Әдәбият Иванова Н. П., "Эльбарусово. День трагедии 5 ноября 1961 г.", Чебоксары, СВ-Пресс, 2007.
Сылтамалар Черная страница трагедии Газета «Спасатель МЧС России» № 31 18 ноября 2010 года//Памятью служат и спортивные рекорды Шкулта ҫунса вилнисене асӑнса митинг иртнӗ Черкассада янган мәктәп урынында Уругвай булачак Чуашстанда Эльбарус фаҗигасе корбаннарына багышланган мемориаль комплекс төзергә планлаштыралар 5 ноября 1961 года в деревне Эльбарусово загорелась школа. Пожар унес жизни более сотни детей.
Искәрмәләр
Төркем:Мария Посады районы Төркем:Янгыннар