Ләшәү-Тамак мәктәбе — Татарстанның Сарман районы Дүсем авылында урнашкан төп гомуми белем бирү мәктәбе.
Тарихы 1890 елларда Шаһидә исемле абыстай була. Ул үзе тора торган кечкенә бер өйдә, малайлар һәм кызларга бергә, 1-2 сәгать дини догалар ятлаткан.
1910-1913 еллар тирәсендә беренче тапкыр дин укыту өчен аерым бина төзелгән. Аны мәдрәсә дип йөрткәннәр. Монда Баланлыдан килгән Миргарифан мулла укыткан. Бу вакытта инде фәкать малайлар гына укытылган, кызлар кертелмәгән.
1922-23 елларда халык үз исәбеннән килешү нигезендә, Зәки исемле кешедән балаларны укыттырган.
1937-1938 уку елында Дүсем авылында 7 еллык мәктәп ачылган.
1978 нче елда өч авылга бер, 10 еллык мәктәп ачыла һәм бүгенге көнгә кадәр үз эшен дәвам итә.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар Лешев-Тамакская основная общеобразовательная школа
Сылтамалар
Төркем:Сарман районы мәктәпләре Төркем:Әлифба буенча мәктәпләр