Вакыйгалар 14 апрель — ТАССР Министрлар Шурасы карары белән Болгар шәһәрлеге нигезләрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы оештырыла. 28 апрель — Шарль де Голль үз теләге белән Франция президенты вазифасыннан китә. 1 июнь — Греция Конституцияне кабул итә. 13 июнь — Ярославль дәүләт университеты нигезләнә. 14 июль — Сальвадор һәм Һондурас арасында футбол сугышы башлана. 16 июль — Аполлон-11 космик корабы старт ала. Беренче тапкыр кешеләр Айга юл тота. 21 август — Иерусалимда Әл Әкъса мәчете яндырыла. 1 сентябрь — Түбән Кама музыка көллияте беренче укучыларын кабул итә. 2 сентябрь — Интернет барлыкка килә. 9 сентябрь — Канадада инглиз һәм француз телен дәүләт телләре буларак игълан иткән Тел акты гамәлгә керә. 14 ноябрь — Айга американың «Аполлон-12» корабы утыра. 19 ноябрь — футболчы Пеле 909 нчы матчта 1000 нче голны кертә.

Туулар

11 февраль — Дженнифер Энистон, АКШ актрисасы. 11 февраль — Ленар Сафин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2010 елның 22 апреленнән). 23 февраль — Денис Мантуров, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры (2012 елдан). 24 апрель — Илсур Мәтшин, Казан мэры. 25 апрель — Чулпан Зариф, шагыйрә, әдәбият галиме. 26 май — Анжелика Варум, Россия эстрада җырчысы, актрисасы. 9 июнь — Айдар Кәлимуллин, КФУ профессоры, институт директоры. 24 июнь — Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР беренче вице-премьеры (2017 елдан). 19 июль — Рамил Юныс, татар-мөселман рухание. 8 август — Зөлфия Камалова, татар җырчысы (Австралия). 4 сентябрь — Гиорги Маргвелашвили, Гөрҗистан президенты. 10 сентябрь — Айдар Габдинов, җырчы (тенор), Татарстанның атказанган артисты. 19 октябрь — Зөлфия Газизова, драма актрисасы. 27 октябрь — Рәдиф Җамалетдинов, татар галиме, профессор. 5 ноябрь — Мидхәт Шаһиәхмәтев, дәүләт эшлеклесе. 10 ноябрь — Фаиз Мөхәммәтшин, дин әһеле, Удмуртия мөфтие. 15 ноябрь — Ирек Шәрипов, журналист, V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты. 28 ноябрь — Әсхәт Якушев, спортчы. 5 декабрь — Айвар Шәрипов, табиб.

Вафатлар

Габделбари Баттал (1880—1969) — күренекле татар әдибе, тарихчы. Вәкил Закиров, Татар академия театры артисты. 5 апрель — Ромуло Гальегос (Rómulo Gallegos), венесуэл язучысы, мәгърифәтче, Венесуэла президенты. 24 октябрь — Абдулла Йосыпов драма актеры, режиссер, педагог, 23 ноябрь — Сирин Батыршин, татар шагыйре. 28 декабрь — Исмәгыйль Рәмиев, галим-китапчы, матбугат белгече һәм библиограф.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Ибраһим Гази, татар язучысыhttp://gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=category&sectionid=29&id=77&Itemid=81.

Чыганаклар

Төркем:1969 ел Төркем:Еллар