Ринат Шамил улы Хәйров (1964 елның 22 июне, Әлмәт, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — Россия икътисадчысы, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының оборона комитеты әгъзасы. В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ идарәсе башлыгы.
Биография Ринат Хәйров 1964 елның 22 июньдә Әлмәт шәһәрендә туа. 1983 елда «аппаратура көйләүче» белгечлеге буенча Әлмәттә 65 нче техник училищены тәмамлап, һөнәри белем ала. 1989 елда «финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча В. В. Куйбышев исемендәге Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. 2004 елда П. А. Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясендә «идарәнең хокукый тәэмин ителеше» белгечлеге буенча яңадан әзерлек уза. 2000 елда икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1989—1992 елларда Татарстан Финанс министрлыгында өлкән салым ревизоры-инспектор вазифасында эшли. 1992—1997 елларда Татарстан Республикасы буенча дәүләт салым инспекциясендә өлкән дәүләт салым инспекторы була.
1997 елдан 1998 елга кадәр «"Татфондбанк" акционерлык инвестиция-коммерция банкы» ААҖдә идарә рәисе вазифасында эшли. 1998 елда Татарстан Республикасы хөкүмәтендә республика финанс министрының беренче урынбасары. 2004 елдан 2007 елга кадәр «Татфондбанк» ААҖдә идарә рәисе була. 2007 елдан 2010 елга кадәр Россия Оборона министрлыгында Россия Федерациясе оборона министры киңәшчесе булып эшли. 2010 елның июненнән декабренә кадәр — Татарстан бизнеска ярдәм итү институтында (ТИСБИ) икътисад кафедрасы доценты. 2010 елның декабреннән 2011 елның декабренә кадәр «Ростехнологии» дәүләт корпорациясенең «Радиоэлектрон технологияләр» концернында дәүләт оборона заказы һәм хәрби-техник хезмәттәшлек буенча генераль директорның беренче урынбасары вазифасында эшли.
2011 елның декабрендә Татарстан Республикасы буенча «Бердәм Россия» исемлекләре буенча Дәүләт Думасына сайлана, мандатларны бүлү нәтиҗәсендә, VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.
2016 елның сентябрендә 30 нчы номерлы бермандатлы сайлау округы буенча «Бердәм Россия» партиясеннән үз кандидатурасын тәкъдим итә, сайлаулар нәтиҗәсендә VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.
Закон чыгару эшчәнлеге 2011 елдан 2019 елга кадәр, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, федераль законнар проектларына 303 закон чыгару инициативасы һәм төзәтмә авторы була.
Бүләкләр
Почёт Ордены Россия салым хезмәтенең III рангтагы дәүләт киңәшчесенең класс чины. 2026 ― Дуслык ордены (РФ) ― хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өченПутин Татарстанның дүрт вәкилен орден һәм медальләр белән бүләкләде. Татар-информ, 4.08.2026
Искәрмәләр
Төркем:Әлмәттә туганнар Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1964 елда туганнар Төркем:22 июнь көнне туганнар Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары