Җәлил Шәйхенур улы Гайнетдинов (1959 елның 2 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Рангазар) – рәссам-полиграфист, фотограф, Россия рәссамнары берлегенең төбәк оешмасы Чуашстан рәссамнары берлеге идарәсе әгъзасы. Чуашстанның атказанган рәссамы. 1982 елдан Чуашстан матбугатында һәм нәшриятында эшли.

Биографиясе Җәлил Шәйхенур улы Гайнетдинов 1959 елның 2 июлендә Татарстан АССР Сарман районы Рангазар авылында мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире Шәйхенур Мөхәммәтдин улы Гайнетдинов (1928-) һәм Гөлсинә Рәхмәтулла кызының өч балалы гаиләсендә туган. Туганнары: Газинур (1956), педагогика фәннәре кандидаты; игезәк туганы Хәлил (1959), Арчада математика укытучысы. 1966-1971 елларда Сарман урта мәктәбендә, 1971-1975 елларда Арчаның 1 нче санлы мәктәбендә, 1975-1978 елларда Арча педагогия училищесында укыган һәм кызыл дипломга тәмамлаган. 1978-1982 елларда И. Я. Яковлев исемендәге Чабаксар дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика факультетында укыган.

1982 елдан Чуашстан матбугатында һәм нәшриятында эшли: күп еллар Лик Чувашии газетасында мөхәррир урынбасары, 2000 елдан Руссика ншрияты мөхәррире.

Күпсаныл күргәзмәләрдә катнаша. 20 китапның бизәлеш мөхәррире.

Мактаулы исемнәре Халыкара гуманитар "Европа-Азия" Академиясенең (ЮНЕСКО) почетлы әгъзасы (2008). Халыкара "Новая Эра" сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы (2009). Академик В. В. Николаев исемендәге премия лауреаты (2010). Халыкара "Культурное достояние" фондының Алтын билгесе һәм Дипломы иясе (2011). Халыкара "Санкт-Петербургская неделя искусств" конкурсы җиңүчесе (2011). Халыкара "Дни славянского искусства в Берлине" конкурсы җиңүчесе (2012). Россия рәссамнары берлегенең Алтын медале иясе (2012).

Файдаланылган әдәбият Илһамлы Сарман (төзүчесе Дамир Гарифуллин). Казан: Яз нәшрияты, 2017 ел, 308 нче бит. ISBN 978-5-9500696-1-1 Сарман районы энциклопедиясе. I китап (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: Идел-йорт нәшрияты, 2000 ел, 46-47 нче битләр.

Сылтамалар Состоялось торжественное открытие фотовыставки заслуженного художника Чувашии Джалиля Гайнутдинова. Национальная библиотека Чувашской республики

Искәрмәләр

Төркем:Арча педагогия укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Чуаш дәүләт педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Чуашстанның атказанган рәссамнары Төркем:Чуашстан рәссамнары