Төньяк Кавказ эчке гаскәрләр хәрби институты (рус. Северо-Кавказский военный институт внутренних войск) — ССРБ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре һәм Россиянең Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләре өчен офицерлар әзерләүне гамәлгә ашыручы югары хәрби-уку йорты, 1938 елның 3 маенда нигез салынган.

2 май — еллык бәйрәм көне.

Тарихы 1938 елның 3 маенда Советлар Берлеге Эчке эшләр халык комиссарының 157 номерлы боерыгы белән Яңа-Петергофның К.Е. Ворошилов исемендәге чик буе һәм эчке гаскәрләр хәрби-сәяси училищесының пехота бүлегеннән Орджоникидзе шәһәрендә даими урнашкан С.М. Киров исемендәге чик буе һәм эчке гаскәрләр Орджоникидзе хәрби училищесы төзелә. 1938 елның 18 сентябрендә ССРБ ның чик буе һәм эчке гаскәрләре ихтыяҗлары өчен офицер кадрларының беренче чыгарылышы уза.

Бөек Ватан сугышы чорында, 1942 елдан 1943 елга кадәр, училище курсантлары һәм укытучылары Төньяк Кавказ һәм Орджоникидзе шәһәре өчен барган сугышларда катнашалар. 1941—1945 елларда училище диварларыннан фронт өчен биш меңнән артык офицер кадрлары чыгарыла. 1951 елдан башлап Орджоникидзе хәрби училищесында уку ике ел бара, 1954 елдан уку өч елга кадәр озайтыла. 1961—1973 елларда Орджоникидзев хәрби училищесы урта хәрби-юридик белемле офицер кадрлар әзерли.

1968 елның 22 февралендә Советлар Берлеге Югары Советы Президиумы Указы белән С.М. Киров исемендәге Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр Орджоникидзев хәрби училищесы Кызыл байрак орденына лаек була. 1974 елда ССРБ Министрлар Шурасы карары белән Орджоникидзев хәрби училищесы югары хәрби училищега күчерелә, анда уку вакыты дүрт елга кадәр озайтыла, 1992 елдан уку вакыты биш елга кадәр озайтыла.

1999 елның 2 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте карары һәм Россия Федерациясе Эчке эшләр министры боерыгы белән С.М. Киров исемендәге Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләрнең Орджоникидзе Кызыл Байрак югары хәрби училищесы Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр Төньяк-Кавказ хәрби Кызыл Байрак институты итеп үзгәртелә.

1988 елдан хәрби институтның профессорлар-укытучылар составы Сумгаит, Тбилиси, Фергане, Сухуми, Карабахе һәм Бакуда милләтара конфликтлар чорында махсус командировкаларда, шулай ук Чечня республикасында хәрби-хезмәт бурычларны үтәүдә катнаша.

1938 елдан алып 2011 елга кадәр хәрби институт тарафыннан гаскәрләргә егерме тугыз мең офицер кадры чыгарылган. Хәрби институтны тәмамлаган сигез кеше Советлар Берлеге каһарманы исеменә лаек була (берсе ике тапкыр), унөч кеше Россия Федерациясе Герое, йөз иллегә якын чыгарылыш сыйныф укучысы генерал исеменә лаек була. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 октябрендәге 1746-р номерлы күрсәтмәсе карары белән Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр Төньяк-Кавказ хәрби институты бетерелә.

Институт бүләкләре 22 февраль, 1968 ел

Шәхесләр Җитәкчеләр Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Тәмамлаучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Леонид Василевский 1901-03-06 Ржев өязе офицер 1978-06-16 Иван Фесин 1904-06-12 Муравлев укытучы Ivan Fesin 1991-12-24 Николай Сташек 1914-05-01 Marynivka мемуаристхәрби хезмәткәр М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия 1991-02-17 Фёдор Морин 1917-12-23 Vasyanskoye Fyodor Morin 1941-06-22 Иван Воронков 1918-05-15 Моршанск өязе Ivan Semyonovich Voronkov 1975-03-23 Виктор Карасёв 1918-03-26 Елец 1991-01-31 1940 Фуки, Александр Ильич 1919-04-14 Акъяр журналистукытучы 1999-04-14 Михаил Якушев 1922-01-15 Тюково (Орёлан область) офицер 2005 Демократ Леонов 1926-04-01 Бакы офицер Demokrat Leonov 1969-03-15 Василий Спирин 1926-01-29 Aleksandriya 1992-01-01 Гарри Феодоров 1935-10-14 Барысау 2013-07-25 Николай Скрыпник 1944-01-26 Краснодар крае офицер 1996-07-11 Михаил Лабунец 1945-11-17 Әстерхан Көньяк Россия дәүләт техника университеты 2024-04-30 Аркадий Баскаев 1946-08-12 Бишкәк сәясәтче Arkady Baskaev Анатолий Куликов 1946-09-04 Aigurski сәясәтчехәрби хезмәткәрикътисадчысолдат Anatoly Kulikov Анатолий Шкирко 1947-09-13 Грозный гаскәрбашы 1973 Валентин Аголец 1950-10-24 Азяраны дипломат Владимир Кужеев 1952-07-03 Novoosetinskaya хәрби хезмәткәр Сергей Лысюк 1954-07-25 Борзә Sergey Lysyuk 1979 Владимир Литвин 1955-08-03 Кривой Рог employé de la milice soviétique Александр Савченко 1956-08-28 Kamishev Alexander Savchenko 1993-10-04 Василий Алексеенко 1957-01-01 Стукацичы хәрби хезмәткәрсәясәтче Игорь Груднов 1958-12-02 Чистай Igor Grudnov 2018-10-11 Шамсутдин Дагиров 1958-03-11 Buynaksky District Игорь Кибальченко 1959-12-06 Бакы 1982-05-05 Павел Дашков 1960-11-16 Владикавказ Андрей Крестьянинов 1961-03-10 Төмән офицер 1996-01-16 1985 Alexander Litvinenko 1962-12-04 Воронеж язучыхәрби хезмәткәрразведчик Alexander Litvinenko 2006-11-23 Сергей Грицюк 1963-04-08 Mykolaiv Raion (1962—2020) Sergey Gritsyuk 1993-10-04 Александр Линец 1963-01-11 Starominskaya сәясәтче Олег Борукаев 1965-08-12 Мәскәү Oleg Borukaev 1987 Сергей Хоменко 1966-09-21 Ясынувата хәрби хезмәткәрдәүләт эшлеклесе Александр Исаев 1968-06-07 Краснодар 1995-01-02 Олег Варлаков 1972-06-25 Яңаюл 1996-03-07 Андрей Зозуля 1972-10-10 Конзаводское сельское поселение Ростовской области 1995-04-18 Евгений Рындин 1972-03-10 Миңгечәвер хәрби хезмәткәр 1995-03-30 Игорь Матвеев 1974-02-17 Мәздәк Виктор Величко 1975-09-16 Мәздәк Игорь Задорожный 1975-11-02 Алакүл районы Igor Zadorozhny Евгений Остроухов 1976-05-12 Усть-Җегута 2002-08-25

Искәрмәләр

Әдәбият

МВД России : Энциклопедия / Гл. ред. В. Ф. Некрасов. - М. : Объед. ред. МВД России : ОЛМА-Пресс, 2002 г. — 623 с. — С.86 — ISBN 5-224-03722-0 Календарь памятных дат российской военной истории: Люди, события, факты / Рос. гос. воен. ист.-культ. центр при Правительстве Рос. Федерации (Росвоенцентр); Сост.: Алексеев Ю.А. и др. - 2. изд., испр. и доп. - СПб. : Logos, 2001 г. — 589 с. — С.543 — ISBN 5-87288-204-1

Сылтамалар

Северо-Кавказский военный институт внутренних войск Министерства внутренних дел Российской Федерации (СКВИ ВВ МВД России) Министр внутренних дел по РСО-Алания Михаил Скоков принял участие в торжественных мероприятиях, посвященных 80-летию Северо-Кавказского военного института.

Төркем:2011 елда ябылган уку йортлары Төркем:1938 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Әлифба буенча институтлар Төркем:Россия хәрби югары уку йортлары Төркем:Владикавказ