Митрополит Никон, тугач бирелгән исеме Николай Николай улы Васюков (; 1950 елның 1 октябре, СССР, РСФСР, Тамбов өлкәсе, Сампур районы, Марьевка) — Рус православие чиркәве эшлеклесе (епископ), Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты, Башкортстан митрополиясе башлыгы. Уфа районының мактаулы гражданы (2022).
Тәрҗемәи хәле 1950 елның 1 октябрендә Тамбов өлкәсе Сампур районы Марьевка авылында туган. 1963 елда гаиләсе белән Красноярскига күченгән. Анда Троица храмына йөри башлаган, клироста һәм дини йолалар үтәүдә катнашкан.
Красноярскида урта мәктәп (1968), (1974) тәмамлаган. Красноярск шәһәре поликлиникасында участок табибы—терапевт булып эшли башлаган. Ике ел хәрби хезмәттә полкның өлкән табибы булып хезмәт иткән.
1977—1983 елларда Ленинград өлкәсендә поликлиника мөдире булып эшләгән.
1983 елның 26 июнендә Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәрендә диакон, шул ук елның 21 сентябрендә пресвитер дәрәҗәләрен алган. Сембернең Аллаһ Анасының «Неопалимая Купина» иконасы хөрмәтенә чиркәвендә хезмәт иткән.
1984 елның 16 мартында Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәрендә изге игумен хөрмәтенә Никон исеме алып, монахлык кабул иткән.
1985 елның 16 сентябрендә Сембернең Аллаһ Анасының «Неопалимая Купина» иконасы хөрмәтенә чиркәвенә настоятель һәм Сембер өлкәсенең благочинные итеп билгеләнгән.
1989 елның 1 октябреннән — Сембер епархия идарәсенең секретаре.
1987 елда , 1990 елда Ленинград руханилар академиясен тәмамлаган.
Әрхәрәйлек 1990 елның 26 июнендә Изге Синод карары белән Уфа һәм Стәрлетамак епискобы итеп билгеләнгән.
2001 елның 23 февралендә архиепископ дәрәҗәсе бирелгән.
Уфа епархиясен Никон җитәкләгән 15 ел эчендә православие дине приходларының саны 7 мәртәбәгә арткан: 1990 елдагы 30 урынына 200гә җиткән.
2011 елның 27 декабрендә Изге Синод карары белән Башкортстан митрополиясе башлыгы һәм Салават епрхиясенең вакытлы идарәчесе итеп билгеләнәЖурналы заседания Священного Синода от 27—28 декабря 2011 года, 2012 елның 8 гыйнварында патриарх Кирилл тарафыннан митрополит дәрәҗәсенә күтәрелгәнВ неделю по Рождестве Христовом Предстоятель Русской Церкви совершил Божественную литургию в Успенском соборе Московского Кремля.
2017 һәм 2018 елларда кыска вакыт аралыгында Бөре епархиясенең вакытлы идарәчесе булып торганЕпископ Бирский и Белорецкий Илия (Илия, иеромонах (Казанцев Альберт Валерьевич)).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Дөньяви: 2011 — Почет ордены (РФ) 2000 — Дуслык ордены (РФ) 2022 ― Уфа районының мактаулы гражданыЛяйсан Закирова. Митрополит Никон стал почетным гражданином Уфимского района. ИА Башинформ, 7.10.2022 2026 ― III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденыСергей Николаев. Митрополит Никон награжден орденом «За заслуги перед Отечеством». Башинформ, 11.02.2026 Искәрмәләр
Сылтамалар Никон, архиепископ Уфимский и Стерлитамакский (Васюков Николай Николаевич) // Патриархия.Ru Никон (Васюков) на сайте Уфимской епархии Архиепископ Уфимский и Стерлитамакский Никон (Васюков)
Төркем:Красноярск медицина университетын тәмамлаучылар Төркем:Рус православие чиркәве митрополитлары Төркем:Санкт-Петербург руханилар академиясен тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан дин әһелләре Төркем:Башкортстан митрополиясе Төркем:Дуслык ордены (Русия) кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Уфа районының мактаулы гражданнары Төркем:3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары