Вакыйгалар 9 май — Муссолини Эфиопиянең Италиягә кушылуы турында игълан итә. 10 июнь — ССРБ-да «Союзмультфильм» киностудиясе ачыла. 15 июнь — Минзәләдә медицина уку йорты нигезләнә. 3 июль — ССРБ-да Дәүләт автоинспекциясе барлыкка килә. 1 август — Берлинда Җәйге Олимпия уеннары ачыла. 14 август — Олимпия уеннарында беренче тапкыр баскетбол уйнала. 25 ноябрь — Алмания белән Япония Комминтернга каршы пакт имзалыйлар. 5 декабрь — Мари автономияле өлкәсе Мари АССР-ы статусын ала.
Туулар
13 гыйнвар — Наил Әюпов, татар актеры, танылгын сәхнә остасы. 15 гыйнвар — Петер Домокош, венгр галиме, фин-угор халыкларының әдәбиятлары буенча белгеч. 10 февраль — Айрат Ибраһимов, татар җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист. 11 февраль — Флорид Әгъзамов, КДУ журналистика факультетының беренче деканы. 15 февраль — Нәҗип Вәлитов, дөньякүләм танылган химия галиме. 2 март — Әсгать Галимҗанов, Казан фермеры, хәйрияче. 25 март — Әхмәт Рәшит, татар шагыйре, журналист. 24 май — Индус Таһиров, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан ФА академигы, сәясәтче. 30 май — Йолдыз Исәнбәт, музыка белгече. 7 июль — Игорь Губерман, совет һәм Исраил язучысы, шагыйрь. 24 июль — Гали Ильясов (Әхмәтгали), җырчы, РСФСР атказанган артисты. 17 август — Фәндәс Сафиуллин, Татарстан һәм Русия сәясәтчесе. 3 сентябрь — Илдар Низамов, журналист, филология фәннәре докторы, профессор. 3 сентябрь — Зин әл-Габидин бин Гали, Тунис президенты (1987-2011). 21 сентябрь — Айрат Гафаров, татар галиме. 26 сентябрь — Мидхәт Миншин, татар журналисты, язучы. 5 октябрь — Вацлав Һавел, чех дәүләт эшлеклесе, язучы, драматург, диссидент, хокук яклаучы. 11 октябрь — Закир Батраев, нәкышче рәссам. 19 октябрь — Рөстәм Вәлиев, язучы. 29 октябрь — Билсур Габделхаев, татар галиме. 3 ноябрь — Кев Салихов, татар физика галиме. 11 ноябрь — Рөстәм Кутуй, татар язучысы. 17 декабрь — Гайнулла Шәйхиев, ультра-тавыш физикасы белгече, сөйләм авазлары мәгънәсе өлкәсендә тикшеренүче.
Вафатлар
27 февраль — Иван Павлов, рус физиологы, физиология һәм медицина буенча 1904 елның Нобель премиясе лауреаты. 12 апрель — Ризаэтдин Фәхретдин, тарихчы, педагог, әдип. 12 июнь — Карл Краус (Karl Kraus), австрияле язучы. 18 июнь — Максим Горький, рус язучысы. 11 ноябрь — Зәбихулла Искужин, әдәбиятчы-галим, Шәехзадә Бабич иҗатын беренче өйрәнүче. 12 декабрь — Михаил Худяков, күренекле рус тарихчысы, археолог, этнограф, фольклорчы.
Төркем:1936 ел Төркем:Еллар