Гайсә пәйгамбәр (Ислам динендә) яки Гайсә Мәсих (Христиан динендә) (, , ) – Ислам динендә пәйгамбәр, христиан диннәрендә Тәңре hәм Ходайның улы дип саналучы шәхес.

Христиан дине буенча кеше гөнаһларын үзенә алган һәм алар өчен үлгән.

Ислам дине буенча Мөхәммәд (с.г.с.) кадәр булган пәйгамбәр. Дөнья бетүе алдыннан җиргә кайтырга тиеш.

Христианлыкта

Бәйрәм көне (Раштуа) — 25 декабрь- Католик Чиркәвендә, 7 гыйнвар - Православ Чиркәвендә.

Инҗил буенча 33 яшьлек Гайсә Мәсих Тау вәгазен әйтеп, христианлыкның төп нигезләрен тасвирлаган, халыкта зур дан казанган. Яһүд руханилары Гайсәнең популярлыгын күреп, аңа каршы көрәш итә башлаган. Гайсәнең бер укучысы казначы Яһүд Искариот (Иуда Искариот) Гайсәне яһүд руханиларына 30 көмеш тәңкәдә саткан. Гайсә Мәсих кулга алынган булган һәм Рим империясенең Яһүд виләяте прокураторы Понтий Пилат хөкеменә җибәрелгән. Понтий Пилат Гайсәне үтерүгә каршы булганга карамастан, Гайсәне җәзалап үтерүгә җибәрергә мәҗбүр булган.

Хөкем буенча Гайсә Мәсих Иерусалим янындагы Пеләш тауда тәрегә кадакланган булган, шуннан тәре - христианлыкның символына әверелгән. Төркем:Калыплар:Ислам

Шулай ук карагыз

Изге Ана

Төркем:Христианлык Төркем:Ислам пәйгамбәрләре Төркем:Гайсә