Әл-Ихлас сүрәсе (Кольһүаллаһ)- Коръәндәге 112нче сүрә, 4 аятьтән тора. Бөтен галимнәр дә аны Мәккәдә иңгәнлеген әйтәләр. Татар халкы күбрәк бу сүрәне Кольһүаллаһ дип йөртә. Моннан тыш «Әт-Тәүхид» (Аллаһның барлыгы-берлеге хакында), «Сүрәтүт-Тәфрид», «Сүрәтүт-Тәҗрид», «Сүрәтүн-Нәҗәт», «Сүрәтүл-Виләйәһ» дип тә атыйлар.
Иңү сәбәбе:мөшрикләр Мөхәммәд галәйхис-сәлам янына килеп:«Йә Мөхәммәд! Безгә Раббыңның кемнән, кайсы нәселдән килеп чыкканлыгы турысында сөйлә әле!» – дип әйтәләр. Һәм бу сүрә моңа җавап булып иңә.Үбәйй ибне Кәгъб сөйләгән. Хәзрәти Мукатиль фикеренчә, Мөхәммәд галәйхис-сәламнән бу турыда яһүдиләр сораган
Сылтамалар Әл-Ихлас сүрәсенең һәр аятын аерым тыңла
Сүрә
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. - بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ1. Куль һүәллаһу әхәд. - قُلْ هُوَ ٱللَّهُ أَحَدٌ
2. Аллаһүс-самәд. - ٱللَّهُ ٱلصَّمَدُ
3. Ләм йәлид үә ләм йүүләд. - لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ
4. Үә ләм йәкүл-ләһү күфүән әхәд. - وَلَمْ يَكُن لَّهُۥ كُفُوًا أَحَدٌۢ
Тәрҗемә:
«Шәфкатьле Рәхимле Аллаһ исеме белән... - بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ Әйт:«Ул – Аллаһ – берәү генә! - قُلْ هُوَ ٱللَّهُ أَحَدٌ Аллаһ – мәңге булучы. - ٱللَّهُ ٱلصَّمَدُ Ул тудырмады да һәм тумады да, - لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ һәм һичбер нәрсә дә аңа тиң түгел». - وَلَمْ يَكُن لَّهُۥ كُفُوًا أَحَدٌۢ
Искәрмәләр
Әдәбият
Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.
Төркем:Коръән сүрәләре