Вакыйгалар 13 апрель — Чадта хәрби инкыйлаб уза. 11 июнь — Төньяк диңгездән беренче нефть алына башлый. 5 июль — Кабо-Верде бәйсезлеге игълан ителә. 6 июль — Комор утрауларының бәйсезлеге игълан ителә. 10 ноябрь — БМО Генераль Ассамблеясе сионизмны расизмга тиңли (1991 елда бу резолюция кире кагыла). 11 ноябрь — Ангола бәйсезлеге игълан ителә.

Туулар

14 февраль — Айгөл Нәбиуллина, сәхнә, радио һәм телевидение алып баручысы. 18 февраль — Игорь Додон, Молдованың сайланган президенты. 12 март — Нурлан Канетов, балет артисты, РФ атказанган артисты (2015) һәм дәүләт бүләге (2005) иясе. 2 май — Дэвид Бекхэм, футболчы. 29 май — Гөлнара Тимерҗанова, татар эстрада җырчысы. 7 июль — Светлана Гыйниятуллина, драма актрисасы, БР халык артисты. 19 июль — Илһам Вәлиев, татар опера җырчысы. 1 октябрь — Чулпан Хаматова, Россия театр һәм кино артисткасы. 3 октябрь — Фәнил Әгълиуллин, министр, полиция полковнигы. 5 октябрь — Кейт Уинслет, АКШ киноактрисасы. 30 декабрь — Тайгер Вудс, Американ гольф уйнаучысы.

Вафатлар

27 гыйнвар — Рәфкать Бикчәнтәев, театр режиссеры һәм артисты. 29 гыйнвар — Сәет Шәрәфиев, 1943—1950, 1957—1959 елларда Татарстан АССР хөкүмәте рәисе. 15 февраль — Исмәгыйль Сәлимшин, совет чоры дин эшлеклесе, шагыйрь. 27 март — Фуат Якубовский, ССРБ төзелеш министры (1965-75). 5 апрель — Чаң Кайши (, Кытайның хәрби һәм сәяси эшлеклесе. 15 апрель — Мәхмүт Бөдәйли, журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе. 9 август — Дмитрий Шостакович, совет композиторы. 31 август — Шәфыйка Гаспринская, журналист, мөхәррир. 8 декабрь — Гөлсем Камская, татар театры артисты.

Төркем:Еллар *