Вакыйгалар 29 гыйнвар — Карл Фридрих Бенц бензин двигательле беренче автомобил патентлаштыра. 8 май – Джон Стит Пембертон Coca-Cola эчемлеген уйлап чыгара. 28 октябрь — Нью-Йоркта Азатлык сыны рәсми ачылышы узды.
Туулар
2 гыйнвар — Мөхтәр Мутин, татар театрының бөек трагик әртисе, режиссер, театр эшен оештыручы. 12 гыйнвар — Джек Лондон, АКШ язучысы. 13 гыйнвар — Фатих Әмирхан, татар әдәбияты классигы (1886-1926). 13 гыйнвар — Гөлшат Зәйнашева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә. 26 апрель — Габдулла Тукай, бөек татар шагыйре. 8 май — Габдулла Кариев, әртис. 13 июнь — Габдулла Фәйзи (Габдулла Сатыев), педагог, дәреслекләр авторы. 18 сентябрь — Зөләйха Богданова, актриса, режиссер. 14 октябрь — Шәфыйка Гаспринская, журналист, мөхәррир. 8 ноябрь — Мәхмүт Галәү, язучы. 27 ноябрь — Сөнгатулла Бикбулат, татар укытучысы, язучы, галим. Зәйнулла Булушев, революционер, дәүләт эшлеклесе. Идрис Багданов, татар драматургы, язучы, журналист. Искәндәр Рәмиев, тау инженеры.
Вафатлар
12 гыйнвар — Илья Ульянов, Сембер мәгърифәтчесе, В.И. Ленинның атасы. 14 июнь — Александр Островский, күренекле рус драматургы, реалистик рус әдәбиятына һәм театрына нигез салучыларның берсе. 17 август — Александр Бутлеров, химик.
Төркем:Еллар Төркем:1886 ел