Мияс (, ) — Чиләбе өлкәсендә урнашкан шәһәр, халык саны буенча Чиләбе өлкәсенең дүртенче шәһәр.
Халык саны — 151 812 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 166 676 кеше.
2025 елның 15 гыйнварында Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин указы белән шәһәргә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исеме бирелгән Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде. Татар-информ, 15.01.2025.
География Шәһәр Мияс елгасы өстендә, Чиләбедән 96 километр көньяк-көнбатыштарак урнашкан. Көньяк Урал тимер юлының Миасс стансасы.
Климат Уртача еллык температура — 2,5 °C Уртача еллык һава дымлылыгы — 68,0 % Уртача еллык җил тизлеге — 3,5 м/с
Тарих Мияс 1773 елда бакыр эретү заводы төзелүе сәбәпле оешты.
1820-елларда Мияс тирәсендә алтын чыганакларны тапканнар.
1891 елда, бер үк вакытта Миястан һәм Владивостоктан, Транссебер магистрале төзелеше башлана. 1892 елдан Чиләбе ягына тимер юл хәрәкәте башлана, 1903 елда Мияс аша беренче Петербург — Мәскәү — Владивосток поезды үтә.
1919 елдан — 1922 елга хәтле Башкорт АССР составында, 1922—1923 елларда — Чиләбе губернасы составында, 1923—1934 елларда — Урал өлкәсе составында; 1934 елдан — Чиләбе өлкәсе составында.
1926 елда Мияс шәһәр статусын ала.
1941 елда Мияска Мәскәүдән Сталин исемле заводы (хәзерге Урал автобомиль заводы) эвакуацияләнә.
1982 елда шәһәр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Халык 1897http://www.mojgorod.ru/cheljab_obl/miass/index.html 1926 1931 1939 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 2010 16 100 ~20 000 ~20 100 ~28 500 99 043 131 331 150 179 167 839 158 420 151 812
Милли состав Милләт 2002 20102010 ел сан алу базасы руслар 89,0%89,5% башкортлар 3,2%3,5% татарлар 3,5%3,3% украиннар 1,4%1,3%
Икътисад Шәһәрнең иң эре предприятиесе — Урал автобомиль заводы (УралАЗ).
"Миассэлектроаппарат", инструментлар ясый торган, "Уралрезина" заводлары Тальк комбинаты, Торгаяк рудаидарәсе.
.
Югары уку йортлары Төньяк Урал дәүләт университетының филиалы Чиләбе дәүләт университетының филиалы Шәхесләр Шәүкәт Әмиров (1947―2023), музыкант-балалайкачы, ректор, РФ халык артисты (2006), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2022). Дин Ислам Гаилә мәчете Зөләйха мәчете
Галерея
Искәрмәләр
Төркем:Чиләбе өлкәсе шәһәрләре Төркем:Фән шәһәрләре Төркем:Хезмәт даны шәһәрләре