thumb|300px|Брокгауз энциклопедиясе thumb|Табигый тарих энциклопедиясенең 1669 елгы басмасы, баш бит Фәнни белемнең бер яки барлык тармакларыннан җыелган мәгълүмат тупланмасы булган белешмә чыганагы төрен энциклопедия дип атыйлар. Glossary of Library Terms. Riverside City College, Digital Library/Learning Resource Center. Retrieved on: November 17, 2007.
Энциклопедияләр мәкалә яки кертемнәрдән тора, гадәттә әлифба тәртибе буенча оештырыла. Энциклопедия кертемнәре күпчелек сүзлекләрнекеннән озынрак һәм тирәнрәк. Сүзләр турында тел белеме мәгълүматына басым ясаган сүзлек кертемнәреннән аермалы буларак, энциклопедия мәкаләләре тасвирлаган әйбер яки төшенчә турында фактик мәгълүматка юнәлгән.Béjoint, Henri (2000). Modern Lexicography, pp. 30–31. Oxford University Press. ISBN 0-19-829951-6
Беренче энциклопедияләр 2000 ел элек тирәсе барлыкка киләләр; сакланылган иң борынгысы Плиний Аксакал (ингл.) тарафыннан якынча 77 ел тирәсендә әзерләнгән Табигать тарихы (ингл.) булып тора. Заманча энциклопедияләр 17 гасыр тирәсендә сүзлекләрдән үсеп чыккан феномен.
Энциклопедия сүзе Койне грекча (ингл.) ἐγκυκλοπαιδεία,Ἐγκυκλοπαιδεία, Henry George Liddell, Robert Scott, A Greek–English Lexicon, at Perseus project грекча Ἐγκύκλιος παιδεία, Quintilian, Institutio Oratoria, 1.10.1, at Perseus project "гади мәгариф" мәгънәсенә туры килүче энкыклиос паидеиа сыман транслитерацияләнгән сүзтезмәсеннән чыга: энкыклиос (ἐγκύκλιος) мәгънәсе "капсаган, кабатланган, еш кирәк булган, гади"Ἐγκύκλιος, Henry George Liddell, Robert Scott, A Greek–English Lexicon, at Perseus project + паидеиа (παιδεία) мәгънәсе "мәгариф, баланы үстерү",Παιδεία, Henry George Liddell, Robert Scott, A Greek–English Lexicon, at Perseus project ләкин латин манускриптларны күчерүчеләрнең хаталары сәбәпле бер сүз буларак кыскартылганAccording to some accounts such as the American Heritage Dictionary copyists of Latin manuscripts took this phrase to be a single Greek word, enkuklopaedia,. Сүзтезмәне "тулы өйрәтү" яки "тулы белем" буларак тәрҗемә итеп була.
Тарих
Энциклопедияләр тарихның иң борыңгы чакларыннан кулъязма килеш, урта гасырларда һәм якын заманаларда бастырылган килеш, һәм соңгы заманда мәгълүмат технологияләре ярдәмендә санак мониторында күрсәтелгән һәм санак челтәрләре буенча тапшырылган килеш яшәп киләләр.
Борыңгы заманнар Бүгенге көнгә кадәр сакланган иң борыңгы энциклопедик хезмәт 1 гасырда яшәгән римлы дәүләт эшлеклесе Плиний Аксакал (ингл.) тарафыннан әзерләнгән Табигать тарихы (ингл.) булып тора. Ул табигый тарих, архитектура, медицина, география, геология, һәм аның яшәгән дөньяның барлык яклары турында аңлатма бирүче 37 бүлектән торган хезмәт әзерләгән иде. Кереш сүзендә 200 авторның 2000 хезмәтеннән 20000 факт туплаганын һәм өстәмә буларак үз тәҗрибәсеннән дә өстәгәнен турында яза. Бу хезмәтнең 77-79 еллар тирәсендә дөнья күргәне билгеле, ләкин авторның 79 елгы Везувий янартавының шартлавында үлүе сәбәпле аның тулысынча тикшерелгән ышанычлы фәнни хезмәт дип атап булмый дип уйланыла.Naturalis Historia
Урта гасырлар
Ренессанс чоры thumb|Margarita Philosophica исемле 1565 елгы энциклопедиядәге анатомияга багышланган мәкалә
18–19 гасырлар thumb|:en:Encyclopédie, 1773
20 нче гасыр thumb|Иң борыңгы инглиз телле Энциклопедия Британника (ингл.) исемле басманың 1913 елгы чыгарылышның реклама белдерүе.
Егерме беренче гасыр Бөтендөнья пәрәвезендәге энциклопедияләр динамизм өстенлеген ташый: яңа мәгълүмат табу өчен статик диск яки кәгазь форматында әзерләнгән яңа чыгарылышның чыгуын көтмичә чын вакытта диярлек күреп була.
Шулай ук карагыз
Зур совет энциклопедиясе Википедия Энциклопедик сүзлек Терминологик сүзлек
Искәрмәләр
EtymologyOnline
Сылтамалар
Hindupedia, encyclopedia of Hindu Dharma CNET's encyclopedia meta-search (includes Wikipedia) Encyclopaedia and Hypertext <!-- Is this important enough to include in this article? —-> Internet Accuracy Project – Biographical errors in encyclopedias and almanacs Encyclopedia – Diderot's article on the Encyclopedia from the original Encyclopédie. De expetendis et fugiendis rebus – First Renaissance encyclopedia Science Dictionary – Online Comprehensive Science Encyclopedia Errors and inconsistencies in several printed reference books and encyclopedias Digital encyclopedias put the world at your fingertips – CNET article Encyclopedias online University of Wisconsin – Stout listing by category Chambers' Cyclopaedia, 1728, with the 1753 supplement Encyclopædia Americana , 1851, Francis Lieber ed. (Boston: Mussey & Co.) at the University of Michigan Making of America site Encyclopædia Britannica , articles and illustrations from 9th ed., 1875–89, and 10th ed., 1902–03. Encyclopædia Britannica, 11th ed., 1911, at the LoveToKnow site. Encyclopedia Sites list
Төркем:Белешмәлекләр