Тыва́ Җөмһүрияте (Тыва́, Тува́, ) — Себер федераль округы составында Россия Федерациясенә керүче җөмһүрият.
1944 елның 11 октябрендә барлыкка килә.
Башкаласы — Кызыл шәһәре.
Тыва Республикасы дәүләт хакимиятенең бер палаталы закон чыгару (вәкиллекле) органы ― Тыва Республикасы Югары Хуралы.
География Көньякта һәм көнчыгышта Монголия белән, төньякта Красноярск крае белән, төньяк-көнбатышта Хакасия белән, төньяк-көнчыгышта Бурятия һәм Иркутск өлкәсе белән һәм көнбатышта Алтай Республикасы белән чиктәш.
Халык Тыва халкы саны — 313 940 кеше (2009), халык тыгызлыгы — 1,86 кеше/ км² (2009). Шәһәр халкы өлеше — 51,22 % (2009).
2002 елгы Россиякүләм халык санын алу мәгълүматлары буенча республиканың милли составы түбәндәгечә: Халык 2002 елдагы өлеше, %.Тыва халкы 77 %Рус халкы 20,1 %Башкалар 2,9 %
Тыва Республикасы дәүләт гимны
Тыва телендә Татар телендәМен — тыва мен ()Беренче куплетАрт-арттың оваазынга Дажын салып чалбарган Таңды, Саян ыдыынга Агын өргээн тыва мен.Изге үткел оваасына Таш салганда догалы – Таңды, Саян тауларына Аклык өргән тывалы.КушымтаМен – тыва мен, Мөңге харлыг дагның оглу мен. Мен – тыва мен, Мөңгүн суглуг чурттуң төлу мен.Мин – тывалы, Мәңгелек кар яткан тау улы, Мин – тывалы, Көмеш сулар аккан ил кызы.Икенче куплетӨгбелерим чуртунда Өлчей тарып иженген, Өткүт хөөмей ырынга Өөрүп талаан тыва мен.Ата-баба Ватанында Үз бәхетенә юл салып, Дәртле хөмәй җырларына Гашыйк булган тывалы.КушымтаМен – тыва мен, Мөңге харлыг дагның оглу мен. Мен – тыва мен, Мөңгүн суглуг чурттуң төлу мен.Мин – тывалы, Мәңгелек кар яткан тау улы, Мин – тывалы, Көмеш сулар аккан ил кызы.Өченче куплетАймак чоннар бүлези Акы-дуңма найыралдыг, Депшилгеже чүткүлдүг Демниг чурттуг тыва мен.Хөр гаиләдә халыклар — Бер-берсенең туганы; Алгарышка юл тоткан Бердәм илле тывалы.КушымтаМен – тыва мен, Мөңге харлыг дагның оглу мен. Мен – тыва мен, Мөңгүн суглуг чурттуң төлу мен.Мин – тывалы, Мәңгелек кар яткан тау улы, Мин – тывалы, Көмеш сулар аккан ил кызы. 2011 елның 11 августында моңа кадәр дәүләт гимны буларак кулланылган "Тооруктуг долгай таңдым" ("Урманнарымда йөргәндә") тыва халык җыры урынына рәсми рәвештә кабул ителде. Окей Шанагаш сүзләре, Кантомур Сарыглар музыкасы.
Административ бүленеш 495 px|thumb|left|Тыва Республикасының административ бүленеше
Бай-тайга кожуун Барыын-Хемчик кожуун Чөөн-Хемчик кожуун Каа-Хем кожуун Кызыл кожуун Монгун-Тайга кожуун Өвүр кожуун Бий-Хем кожуун Сүт-Хөл кожуун Таңды кожуун Тере-Хөл кожуун Тес-Хем кожуун Тожу кожуун Улуг-Хем кожуун Чаа-Хөл кожуун Чеди-Хөл кожуун Эрзин кожуун
Мәдәният «Саян» — Тыва дәүләт җыр һәм бию ансамбле.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз Тыва Халык Республикасы
* Төркем:Россия Федерациясе республикалары