Административ үзәк — теләсә нинди беренчел, икенчел йә өченчел административ берәмлекнең рәсми баш торак пункты. Административ үзәктә еш кына дәүләт идарәсе оешмалары урнаша, шул исәптән:
территория башлыгы (губернатор, префект) резиденциясе; территориаль канун чыгару органы (җирле парламент); дәүләт министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре.
Административ үзәк аны башка торак пунктлар белән бәйләүче инфраструктурага ия, шуңа да күп кенә илләрдә административ үзәк - ул төбәкнең иң зур каласы.
Төркем:Торак пункт