Җиззах өлкәсе (Җиззах вилаяте, , ) — Үзбәкстанның идарә өлкәсе. Мәркәзе Җиззах шәһәре булып тора.
Җиззах өлкәсе 1973 елның 29 декабрендә Үзбәкстан ССР эчендә оештырылган. 1988 елның 6 сентәбрендә өлкә бетерелгән, ә 1990 елның 16 февралендә кире оештырылган.
Җәгъpафия Җиззах өлкәсе Үзбәкстанның үзәк өлешендә Сырдәрья һәм Зәрәфшан елгалары арасында урнашкан. Өлкәсенең мәйданы 20 500 дүрᴛᴋел ᴋиламитер. Климат континенталь, корылыклы, эссе җәй һәм уртача салкын кыш белән.
Чиктәш булып тора: төньякта Казакъстан җɵмһүрᴎятсы һәм Сырдәрья өлкәсе белән; көньяк-көнчыгышта Таҗикстан җɵмһүрᴎятсы белән; көнбатышта Нәвайи һәм Сәмәрканд өлкәләре белән.
Халык Халык исәбе 1 139 мең артык кеше (2008) тәшкил итә (җɵмһүрᴎят халкының 4,7 %), үзбәкләр 83,2 %, казакълар 6,2 %, кыргызлар 2,9 %, таҗиклар 2,4 %, руслар 2 %, татарлар 1,8 % һ.б. Халыкның тыгызлыгы 1 дүрᴛᴋел ᴋиламитер га 50 кеше, авыл халкы өлеше 69,5 % тәшкил итә.
Идарә бүленеше
Өлкә 12 идарә районына (төмәненә) бүленгән: Әрнәсай Бәхмәл Дустлык Фариш Галләрарал Җиззах Мирзачүл Пәхтәкар Яңаабад Замин Зәфәрабад Зарбдар
һәм өлкә карамагындагы шәһәр: Җиззах
Шәһәрләр Гагарин Галләарал Дәштабад Җиззах Дустлык Мәрҗәнболак Пәхтәкар
Төркем:Үзбәкстан өлкәләре Төркем:Җиззах өлкәсе