Ринат Харисов, Ринат Гата улы Харисов (1949 елның 1 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Иске Үтәмеш — 2020 елның 14 сентябре, РФ, ТР, Бөгелмә) — Татарстанның нефть-химия сәнәгате хезмәткәре, 1995—2006 елларда «Татнефтегеофизика» ААҖ генераль директоры. 2006—2017 елларда «ТНГ-Групп» нефть сервисы ширкәте генераль директоры. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның атказанган геологы. Халыкара минераль ресурслар академиясе академигы.

Тәрҗемәи хәле 1949 елның 1 апрелендә Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туган Чирмешәнлеләр бүген якташыбыз Ринат Харисов белән хушлаша. «Безнең Чирмешән», 15.09.2020. «Эзләү һәм разведканың геофизик ысуллары» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1974).

Хезмәт юлы 1974—1988 елларда — «Татнефтегеофизика» трестында (1987 елдан җитештерү берләшмәсе, 1996 елдан АҖ): геофизик-оператордан сейсморазведка партиясе башлыгы вазифасына кадәр күтәрелә.

1979—1980 елларда — Төньяк Африкада (Ливия) һәм Төркиядә нефть сәнәгатендә эшли.

1985—1988 елларда — Көнбатыш Себердә нефть сәнәгатендә җитәкче вазифаларда эшли.

1988—1993 елларда — Бөгелмә кыр геофизика экспедициясе башлыгы.

1993—1995 елларда — Бөгелмә геофизик экспедициясе генераль директорының разведка геофизикасы буенча урынбасары.

1995-2006 елларда — «Татнефтегеофизика» ААҖ генераль директоры, директорлар шурасы әгъзасы.

2006—2017 елларда — «ТНГ-Групп» нефть сервисы ширкәте (ҖЧҖ) генераль директоры«ТНГ-Групп» җитәкчесе Ринат Харисов үз вәкаләтләрен башкарудан туктады. «Бөгелмә авазы», 21.01.2017Татарстан һәм Россия геофизикасы зур югалту кичерде. tng.ru, 15.09.2020.

2017—2020 елларда — «ТаграС» холдингы генераль директорының (Ленар Нәҗиповның) инновацион технологияләр буенча киңәшчесе.

Татарстаннан тыш, Көнбатыш Себердә (Степноозерское, Макаровское, Архангельское, Кечимовское, Курраганское, Төньяк-Покачевское), Оренбург өлкәсендә (Зайкинское, Золотовское) нефть-газ ятмаларын эзләүдә һәм разведкалауда катнаша.

2020 елның 14 сентябрендә 71 яшендә, каты авырудан соң вафат булган Сотни людей пришли проститься с бывшим генеральным директором «ТНГ-Групп» Ринатом Харисовым. «Бугульминская газета», 15.09.2020. Туган авылы Иске Үтәмеш зиратында җирләнгән.

Иҗтимагый эшчәнлеге 1990 елдан Бөгелмә шәһәре халык депутатлары советына сайлана. 2009—2014 елларда 4нче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Дәүләт Советында Бердәм Россия фракциясе һәм бюджет, салым һәм финанс буенча комитет әгъзасы Харисов Ринат Гатинович. old.gossov.tatarstan.ru.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1985 — «Нефть сәнәгате отличнигы» 1986 — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале Татарстанның атказанган геологы Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге «Ягулык-энергетика комлексының шәрәфле хезмәткәре» «Җир асты байлыкларының шәрәфле разведчигы» «Бөгелмәнең »

Гаиләсе Хатыны Люция Хөснетдин кызы (Хөсәенова), «Татнефтегеофизика» ААҖ технигы. Балалары: кызы Ләйсән, улы Булат.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Харисов Ринат Гатинович. «Чикләрсез татарлар» проекты Харисов Ринат Гатинович. «Бизнес Online» «ТНГ-Групп» — локомотив татарстанской и российской нефтяной отрасли. «Элита Татарстана», 27.07.2016

Шулай ук карагыз

Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Татарстанның атказанган геологлары Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:Бөгелмәнең шәрәфле ватандашлары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары