Тигәнәле яки Чичкан авылы (, ) — Чуашстанның Комсомол районына керүче татар авылы. Ул Кындырла елгасының уң ягына урнашкан. Аңа моннан дүрт йөз ел элек нигез салына. Авылның татар атамасы "Тигәнәле” булган. Соңыннан исемен "Чечкен” дип алмаштыралар.
Авылның яңа мәчете1991 елда ачыла. Авылда 150 ел өлек үк мәчет булган, тик алар ил шаукымы белән, советлар заманында, җимерелгән, ваттырылган. Дингә карашның уңай якка китү белән Комсомол районында беренче булып яңадан мәчетләр торгызыла башлый, беренче Урмай авылында булса икенчесе Чичкан авылында салына.
Халкы Чуаш ягы Чичкан авылының мәчет манарасын Шыгырдан кешесе Вәли Җәрәмәй кисә. Берничә елдан соң аның мәетен пуез юлында табалар.
Хәзер Чичканда ике йөздән артык хуҗалык бар. Йортлар нигездә ак һәм кызыл кирпечтән ясалган. Өйләргә газ, электр, телефон да кергән. Авыл халкы терлекчелек, игенчелек белән шөгылләнгән. Корбан, Ураза бәйрәмнәрен, Сабантуйларны уздыралар.
Күренекле кешеләре
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1962-01-23 Ркаил Зәйдулла язучыжурналистпрозачышагыйрьдраматургтәрҗемәчеәдәби тәнкыйтьче
Язучы, прозаик, драматург – Ркаил Зәйдулла, Буа районы башлыгы, Татарстанның экология министры булып эшләгән Әгъләм Садретдинов һ.б.
Чыганаклар Урмай авылы сайтында Чичкан авылы Чуаш энциклопедиясендә Чичкан авылы Чичкан авылының мәчетенә 20 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм узды
Төркем:Чуашстанның Комсомол районы торак пунктлары Төркем:Чуашстан татар авыллары