Түбән Әрмет () — Башкортстанның Ишембай районындагы авыл. 2010 елның 14 октябренә карата халык саны 590 кеше. Ям индексы — 453238, ОКАТО коды — 80231805001.
Халык саны
Географик урыны
Район үзәгенә чаклы (Ишембай): 46 км Якындагы тимер юл станциясенә (Стәрлетамак ): 45 км
Авылның мактаулы шәхесләре
Ибраһим Гыйззәтуллин (15 сентябрь 1918 — 13 май 1992) — Бөек Ватан сугышында катнашкан танылган башкорт язучысы һәм шагыйре, сугыш инвалиды, 1965 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. III дәрәҗә Дан (1943), I дәрәҗә Ватан сугышы (1985) һәм Халыклар дуслыгы (1985) орденнары, хәрби медальләр белән бүләкләнгән, Башкорт АССР-ының атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), Галимов Сәлам исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (1968). Республикада гына түгел, элекке Советлар Берлегендә дә «Башкорт Корчагины» исеме астында киң таныклу алган ир-узаман. Назаргалиев Мөхтәр Бәхтигани улы (10 апрель 1930, ССРБ, РСФСР, Башкорт АССР-ның Макар (хәзер Ишембай районы) Югары Әрмет авылы — 27 май 1990) — совет нефть эзләүчесе, Ләнтор нефть яткылыгын ачкан һәм Ләнтор шәһәренә нигез салган шәхес.
Чыганаклар
Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр