Сырыhttp://samlib.ru/m/mennibaew_m_h/babay.shtml, шулай ук СүрәТатар энциклопедиясе. Т. 4, Казан, 2014. (, , , ) — Иделнең уң кушылдыгы. Сембер, Түбән Новгород һәм Пенза өлкәләре, Мордовия, Чуашия, Мари Ил аша ага.
Характеристика Елганың озынлыгы 841 км, бассейн мәйданы — 67 500 км2. Идел буе калкулыгыннан башланып китә; баштан көнбатышка, ә аннан соң төньякка ага. Сырыда Сурск, Пенза, Алатыр, Ядернә, Шөмерлә, тамагында — Васильсурск шәһәре урнаша. XVI гасырга елга буенча Казан ханлыгы һәм Мәскәү кенәзлегенең чиге узган.
Су ташуы апрель — майда була. Ноябрь — декабрь аенда боз белән каплана, март — апрельдә.
Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы Җәен, чөгә, корбан балыгы, опты, сыла балыгы, чуртан, кәлчәк, кәрәкә, чабак, густера, алабуга, шыртлака, вакбалык (тюлька), җилем балык һ.б. балыклар очрый.
Сыры кушылдыклары
Уң кушылдыклары Алгашка Барыш Бизнә Выла Вядя Инза Кумашка Киря Умыс Уранка Юлау
Сул кушылдыклары Алатыр Пьяна Пенза Пензятка Уза Труев Шукша Кутля Вьясс Урга Чугунка Кадада
Фотогалерея
Моны да карагыз Сыры оборона сызыгы
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар http://bse.sci-lib.com/article107738.html http://slovari.yandex.ru/dict/geography/article/geo/geo3/geo-4531.htm
Төркем:Сембер өлкәсе елгалары Төркем:Түбән Новгород өлкәсе елгалары Төркем:Пенза өлкәсе елгалары Төркем:Мордовия елгалары Төркем:Чуашстан елгалары Төркем:Мари Иле елгалары