Иса () — Мордовиянең Кадошкин районына керүче татар авылы. Авыл 17 гасырда телгә алына. Авылга нигезне Темников татарлары салган. Биләмәләре тирә-як рус һәм мукшы авылларын колачлаган. Шуңа күрә авылның икенче исеме — Зур Алан. Насакан-Потьма авылы белән бер авыл советы тәшкил итә. Сыйфатлама Иса авылы Исса елгасы буена, Тарса кушылган җирдә урнашкан татар авылы. Биредә 350 хуҗалыкта 800 кеше яши. Авылның үзендә җирле хакимият урнашкан, 9 еллык мәктәп, мәчет, клуб, 5-6 шәхси кибет, пилорама бар, газ-су кертелгән, җирләрнең күпчелеген Мәскәү фермерлары алган.Мишәр иле Тарихи белешмә 1763 елда биредә татарлар белән бергә 30 рус, морза Семен Еналеев коллары яшәгәннәр.
1869 елга авылда 200 йорт булган. Инкыйлабка кадәр авыл бай яшәгән. Ул чакта авыл өч өлеш, 3 авылга бүленгән: Нагур, Кече Иса, Олы Иса. 1913 елда 339 хуҗалыкта 2 497 кеше яшәгән. Хуҗалыкларда 431 алаша исәпләнгән, атсыз хуҗалыклар 87 булган. 447 сыер һәм тана, сыерсыз хуҗалыклар - 47. 3 мәктәп, 3 икмәк кибете, 2 янгын сүндерү машинасы, җил тегермәне, 3 май ясау аппараты, сарык тиреләрен эшкәртүче завод, 4 тимерчелек, 4 пекарня, 9 кибет булган һәм волость үзәге урнашкан. Усман-бай Килдиев төзегән 200 урынлык волость хастаханәсе, 1906 елда ачылган казна мәктәбе.
Танылган шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1856-09-14 Гыйниятулла Капкаев religious person 1930-03-21 Уфа 1890 Хәмзә Долотказин укытучы 1976 Камышлы 1894 Сөләйман Җангалиев Мәскәү университетының медицина факультетыИ.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты укытучы Казан дәүләт медицина университеты 1938-09-14 Казан 1901-06-15 Гали Дәүләтказин 1988-05-01 Казан 1919-04-12 Абдулла Кротов баянчыҗырчы 2005-01-17 ИсаКадошкин районы 1928-12-29 Lidiya Mozzhukhina цирк артистыillusionist 2016-12-18 Мәскәү 1935-11-18 Кәрим Долотказин Казан (Идел буе) федераль университеты доцент Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты 2022-09-06 Казан 1947-06-18 Рива Рюдиссер журналист Radio Free Europe
Усман-бай Кильдеев (1843-1918), иганәче, Рәшит Сюняевның бабасының атасы. Гыйниятулла Капкаев (1856-1930), мөселман дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Ырынбур мөселман диния нәзарәте (1893-1917) казые. Сөләйман Еналеев (1894-1938), офтальмолог, Татарстанның сәламәтлек саклау комиссары, КДМИ ректоры. Хәмзә Долотказин (1890-1979), укытучы, Пенза татар педагогия техникумы һәм Камышлы татар педучилищесы директоры. Абдулла Кротов (1919-2005), татар фольклорын саклаучы. Кәрим Долотказин (1935-2022), вуз укытучысы, икътисадчы, җәмәгать эшлеклесе. Рива Седелкина (Рюдиссер, радиодагы псевдонимы Галия Шәрәфи) (1947 елда туган), Азатлык радиосы дикторы.
Искәрмәләр
Чыганаклар Топонимический список татарских населенных пунктов Мордовии Фәүзия Бәйрәмова. Мишәр иле
Төркем:Кадошкино районы торак пунктлары Төркем:Мордовия татар авыллары