Янкә авыл — Сарытау өлкәсендәге татар авылы. Яковлевка авыл советы үзәге. Оз елгасы буенда урнашкан.
Тарихы Янкә авылына 1740 елга кадәр нигез салына. Авылны Темников өязе татарлары нигезләгән. Атамасын бирегә беренчеләрдән килеп утырган Янгазы морза Туктар белән бәйлиләр.А. А. Хабибуллин. Участие мурз и служилых татар в заселении долин рек Узы и Медведицы в последней четверти XVII — начале XIX века.
3-нче ревизия мәгълүматлары буенча (1763) авылда 99 ир-ат һәм 134 хатын-кыз яшәгән. 1859 елда — 175 йорт, 587 ир-ат һәм 616 хатын-кыз, 1911 елда 356 йорт, 2393 кеше саналган. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек, умартачылык, сәүдә белән шөгыльләнгән.
Революциягә кадәр авылда Акчуриннар һәм Тугушевларның сабын кайнату заводы, 2 су тегермәне эшли, күн чималы, дегет һәм икмәк белән сату итүчеләрнең шактый катламы була. Хвалын өязенең Зимница авылы мәдрәсәсендә белем алган Абделҗәлил һәм Хәбибулла Акчуриннар бу якта танылган имамнар булып хезмәт иткәннәр.
1930 елда авылда «Кызыл Октябрь» колхозы оеша, 1951 елдан эреләндерелгән Янкә һәм Абдулла авыллары колхозы оеша. 1986 елда «Яковлевский» совхозы оеша, директоры А. Ш. Акчурин була.
1990 еллар башына кадәр авылга газ кертелгән, суүткәргеч үткәрелгән, юллар асфальтланган, хуҗалык биналары төзелгән.
Янкә авылы 3 мәхәлләгә бүленгән була, һәм 1929 елга кадәр 3 мәчет эшли.Онлайн — энциклопедия Tatarica.
Халкы
Базар-Карабулак районында урнашкан Янкә авылы — Сарытау өлкәсендә иң зур татар авылы булып тора. Авылның яртысы Тугушев фамилиясен йөртә. Башка фамилияләр — Кудашев, Дамаев, Акчуриннар.
2021 елгы җанисәп буенча авылда 1526 кеше яши, шул исәптән татарлар — 97 %.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2020/21 года».
Шәхесләр
Авыл тарихында иң билгеле шәхес — Советлар берлеге герое Идрис Муса улы Кудашев.
Дин Инкыйлабка кадәр Янкәдә 3 мәчет булган, 1930 елны аларны сүтеп, бер башлангыч мәктәп итәләр.
1999 елда авыл халкы җыелып ике катлы таш мәчет төзегән. Мәчеткә йөрүчеләр күп.
Икътисад Авылда «Яковлевское» кооперативы эшли, өч меңнән артык мөгезле эре терлек үрчетелә, шулар арасында 500 сыер. Сөтне эшкәртү белән дә шөгыльләнәләр. Соңыннан инде, аны Сарытауга, Пензага озаталар. 25 тән артык шәхси эшмәкәр бар. Җомга саен бөтен район Янкә (Яковлевка) базарына җыела. Анда Пензадан, күрше районнардан килгән эшмәкәрләр үзләре җитештергән әйберләрне сатуга куялар. «Долина» һәм «Колос» ачык акционерлык җәмгыятьләре бар. Күршедә яшәгән авыллар бетеп барганлыктан, аларның җирләрен дә эшкәртәләр. Халык эчми диярлек, эшче кулларга кытлык юк.
Авылдан уңышлы эшмәкәрләр чыккан. Алар авыл тормышында катнашып тора.
Мәгариф 1920 еллар башыннан авылда башлангыч мәктәп эшли. Мәктәпләре 1930 елда яңа бинасы төзелә. 1949 елда 7-еллыкка, 1962 елны — 9-еллыкка, 1966 елда — тулы урта мәктәп итеп үзгәртелә. Бүген Яковлевка авылының өч катлы мәктәбе буш тормый. Мәктәптәге балалар саны 234.Мәктәпнең рәсми нотыгы- 2010 Абдул авылыннан 22 бала килеп йөри, Репьевка авылыннан 7 бала автобус белән китерелә. Мәктәпне тәмамлаганнарның 70-80 проценты югары уку йортларына керә. 1951 елны мәктәптә татар телендә укытуны тыйганнар.Мәктәп тарихы.
1959 елга кадәр башлангыч сыйныфларда укыту татар телендә алып барыла. 1980 елда мәктәпнең яңа бинасы ачыла. 1990 елда татар теле һәм әдәбияты укыту кертелә.РГАДА Ф. 350, ОГУ ГАСО. Ф. 19. Сектор по делам архивов Базарно-Карабулакского района. История татар Саратовского края. 2021—2026.
Искәрмәләр
Чыганаклар Азатлык радиосы: Сарытау татарлары феномены
Төркем:Сарытау өлкәсе татар авыллары Төркем:Базарлы Караболак районы торак пунктлары