Баймак районы – Башкортстан эчендәге муниципаль район. Район башлыгы 2024 елның 18 ноябреннән ― Азамат ИдрисовЛәйлә Аралбаева. Радий Хәбиров Баймаҡ районының яңы башлығына уңыштар теләне. Башинформ, 18.11.2024. Белешмә Баймак районы 1930 елны барлыкка килгән. Баймак районы Башкортстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Үзәге Баймак шәһәренә кадәр Уфадан 489 км юл узарга кирәк. Район территориясендә урнашкан Сибай шәһәрендә тимер юл станциясе бар.

Танылган шәхесләр Абрек Абзгилдин – рәссам. Фирүзә Аллаярова (Фирүзә Париж; 1977), җырчы, драма артисты, Башкортстанның атказанган артисты (2014). Асылгуҗа (Асылгуҗа Баһуманов) (1945, Муллакай - 2005, Уфа) - язучы, тәрҗемәче. Юлай Гайнетдинов - курайчы, БР халык артисты (1994), Салават Юлаев премиясе (2002). Дамир Галимов - режиссёр, БР атказанган сәнгать эшлеклесе. Салават Галин - галим, Г. Сәләм премиясе лауреаты (1968). Таңчулпан Гарипова - язучы, С.Юлаев премиясе лауреаты (2006). Абдулхак Игебаев - язучы, Салават Юлаев премиясе (1991), БР халык шагыйре (2010). Гайнислам Ибраһимов (1968—2020), филология фәннәре кандидаты (2001). Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (2003). Мирас Иделбаев - язучы, галим, БДУ профессоры. Рәмзи Илялов – диссидент язучы. Рәшит Ирназаров (1935), социология фәннәре докторы (1999), профессор (2002). БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), фән эшлеклесе (2002). Сәләх Кулибай - язучы. Рита Өметбаева (1973), ТВ алып баручысы, продюсер. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2026). Закир Рәмиев Бәшир Рәмиев Гата Сөләйманов - курайчы, җырчы, артист, Салават Юлаев премиясе (1971). Рәшидә Туйсина - биюче, С.Юлаев (1974), Г.Сәләм (1968) премияләре лауреаты. РСФСР атказанган артисты (1978). Мирхәйдәр Фәйзи – Баймакта һәм Юлыкта китапханәче булып эшләгән.

Мәгариф Төбәктә мәктәпкәчә булган 59, 21 – төп, 45 – урта, 5 өстәмә белем бирү учреждениеләре эшләп киләhttp://omet-ufa.ru/zxcvq364.html. Шулай ук Баймак лицей-интернаты, 1нче Эткол авылында республика компьютер лицее эшли. Түбә балалар йортында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар тәрбияләнә. Ишбирдедә мәктәп яны интернатында күрше авылдан йөреп укучы балалар яши. Баймак авыл хуҗалыгы техникумы, 105нче һөнәри училище һәм Уфа ягулык-энергетика колледжының филиалы уңышлы эшли һәм районда гына түгел, якын-тирәдәге районнарны да белгечләр белән тәэмин итә. Район мәгарифе республиканың мәгариф министрлыгының җылысын һәрдаим тоеп яши. 1990 елдан алып районда барысы 26 мәктәп, (шуларның 17се төпкел авылларда) ачылды. Шушы елларда биш балалар бакчасы сафка тапшырылган.

Соңгы елларда Йомаш, Ишәй авылларында урта мәктәп, Күлтабан авылында мәдәни-белем бирү үзәге ачылды. Габделкәрим авылында социаль-белем бирү үзәге сафка тапшырылачак, Баймак авыл хуҗалыгы техникумы реконструкциядән соң үз ишекләрен ачачак. Баймак шәһәренең 4нче, Ургаза мәктәпләренә дә капиталь ремонт үткәрелде.

Баймак районында укучыларга 2 меңнән артык педагог белем бирә. Үсеп килүче яшь буынга белем бирүдә һәм тәрбияләүдә күрсәткән уңышлары һәм район мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен районның 420 педагогы төрле дәүләт наградаларына лаек булган.

2008-2009 уку елында районда 460 укучы урта мәктәпне, 835 кеше IX сыйныфны тәмамлаган. Мәктәпне 8 укучы – алтын, 23 бала көмеш медаль белән бетергән. 2010 елда Баймакта 830 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап узачак.

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә 7645 – башкорт, 842 – рус, 337 – башка төрле милләт балалары белем ала. Башкорт телендә – 5965, рус телендә 2859 укучы белем ала. Шуларның 1179ы башка милләт балалары башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнә.

Матбугат Баймак районы hәм шәһәренең иҗтимагый-сәяси гәзите "Сакмар". Демография Соңгы елларда районда демографик хәлнең яхшыра баруы куанычлы хәл, 2009 елда 873 бала дөньяга аваз салган. Бу, 2008 елның шул чоры белән чагыш-тырганда, 123 балага күбрәк.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Төркем:Баймак районы