Халисә Ширмән, әдәби псевдоним, чын исем―фамилиясе Халисә Хатыйп кызы Кузьмина (1969 елның 8 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Лениногорск районы, Зәй-Каратай) — татар язучысы, шагыйрә, галимә, филология фәннәре кандидаты.

Ул 1969 елның 8 июнендә туа. Мәктәпкә укыганда ук каләм тибрәтә башлый. Язучылык эшен Вахит Хаковка багышлап язылган хикәяләрдән башланды.

Аның «Язмышлардан узмыш юк икән», «Ерактагы якты йолдызым» сценарийлары буенча ТЯГ каналы фильмнар төшерде.

Хәзерге вакытта Хәлисә Ширмән Казан федераль университетының татар филологиясе бүлегендә эшли.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларыннан оешкан «Әллүки» әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә.

Сылтамалар «Ком дәрьясы» “Мин бик начар артист булыр идем” «Гаудеамус» татарча яңгырармы?

Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар галимнәре Төркем:Филология фәннәре кандидатлары