КрәстиянTatarica. Татар энциклопедиясе/ (ир, җирдән файдаланучы, игенче, авыл кешесе) — авыл хуҗалыгы культуралары һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын үрчетү белән шөгыльләнүче кеше.

Крәстияннең аерылгысыз билгеләре: җирдә эшләү, авылда яшәү, ул тормышның барлык өлкәләрен дә гореф-гадәтләр нигезендә көйли.

Фермердан аермалы буларак, крәстиян җитештергән продукциянең күп өлешен сатмый, ә үз гаиләсендә куллана.

Этимология

«Крәстиян» сүзе татар теленә ,  — «кеше; христианин» буларак рус теле аша үтеп кергән.

Икенче версия буенча, «крәстиян» сүзе дин белән бәйле түгел, ә борынгы русчадан «кресать/кресить огонь» («ут кисү») гыйбарәсеннән дип уйланыла. Рус крәстияннары урман ягып җир эшкәртә торган булганнар.

Россия XV—XVII гасырларда нәкъ менә рус крәстияннәре хәзерге рус халкын формалаштырган нигезе булып тора. XVI—XVII йөзләрдә рус булмаган крәстиян халкын, ясаклы татарлардан тыш, «чуашлар» дип атаганнар. Рус дәүләтенең көнбатыш өлкәләренең рус булмаган халкы — поляклар, литвалар, эстонлылар, белоруслар һәм украиннар дип аталган.

Искәрмәләр

Чыганаклар Крәстиянин // Этимологический словарь русского языка = Russisches etymologisches Wörterbuch : в 4 т. / авт.-сост. М. Фасмер; пер. с нем. и доп. чл.‑кор. АН СССР О. Н. Трубачёва. — Изд. 2-е, стер. — М. : Прогресс, 1986. — Т. II : Е — Муж. — С. 374. Крест : Крәстиянин // Толковый словарь живого великорусского языка : в 4 т. / авт.-сост. В. И. Даль. — 2-е изд. — СПб. : Типография М. О. Вольфа, 1880—1882.

Төркем:Крәстияннар Төркем:Авыл хуҗалыгы