Крылов Николая Иванович (16 (29) апрель 1903 елХәзер — Пенза өлкәсе Тамалинский районы Вишнёвое авылы (кара.: Вишнёвое (Тамалинский район) // Весь Пензенский край. Историческая топография Пензенской области , сайт М. С. Полубоярова «Суслоны»). — 9 февраль 1972, Мәскәү) — совет хәрби эшлеклесе, ике тапкыр Советлар Берлеге Герое, Советлар Берлеге Маршалы. 1961-1972 елларда — КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы.

Биографиясе

Сарытау губернасы Балашовка өязе Тамали улусының Голяевка авылында туа. Әлеге вакытта авыл Вишневое дип атала һәм Пенза өлкәсенең Тамалин районына карый. Вишневоеда Н. И. Крылов туган йорт безнең көннәргә кадәр сакланган.

Авыл укытучысы гаиләсендә туган. РусДважды Герой Советского Союза Крылов Николай Иванович :: Герои страны.

1918 елдан — комсомолда, өяз комсомол ячейкасы секретаре һәм иреклеләрнең фирка-комсомол кызыл гвардия отряды яугиры була.

Гражданнар сугышы елларында Кызыл армия сафына инергә тырыша, 1919 елда Көньяк фронтта авиация дивизионына алына, әммә берничә көннән каты авырып китә һәм әти-әнисендә калдырыла. Шунда ук мәктәп курсы буенча имтиханнарны экстерн тапшыра һәм мәктәпнең 2-се баскычын тәмамлау турында таныклык ала.

Гражданнар сугышы Шуңа карамастан, 1919 елның апрелендә, 16 яшендә Кызыл армия сафына алына. 1920 елда Сарытау җәяүле-пулемет курсларын тәмамлаганнан соң укчылар взводы командиры итеп тәгаенләнә, аннары В. М. Азин исемендәге 28-се укчылар дивизиясе составындагы укчылар ярымрота командиры була. 11-нче армия сафында Көньяк фронтта сугыша, Әзербайҗанны кызыл гаскәрләрнең басып алуында, 1921 елгы совет-грузин сугышында катнаша. 1921 елда Ерак Көнчыгышка күчерелә һәм 19 яшендә Ерак Көнчыгыш республикасының Халык-революцион армиясенең 1-се Тын океан дивизиясе 3-нче Югары Удин полкының укчылар батальоны командиры итеп тәгаенләнә. Спасскийны штурмлауда, Никольск-Уссурийскийды һәм 1922 елда Владивостокны азат итүдә катнаша.

Искәрмәләр

Әдәбият

Ҡалып:Книга:ЖЗЛ . — С.261-262. Военачальник РВСН. Вып. 2. — Изд-во ЦИК РВСН, 1999. Главкомы стратегических. — Изд-во ЦИК РВСН, 1996. Книга памяти РВСН. — Изд-во ЦИК РВСН, 1997.

Л. С. Татарин. Тайны Большого Хинган. Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов — М.: Воениздат, 1987. — К.  1 /Абаев — Любичев/. — 911 б. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382. Чуйков В. И. Начало пути. — 2-е изд., испр. и доп. — М.: Воениздат, 1962.

Сылтамалар

Крылов Николая Иванович на сайте Министерства обороны Российской Федерации

Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Советлар Берлеге Каһарманнары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары Төркем:Кызыл Байрак ордены кавалерлары Төркем:I дәрәҗә Суворов ордены кавалерлары Төркем:I дәрәҗә Кутузов ордены кавалерлары Төркем:«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре Төркем:«Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Совет-япон сугышында катнашучылар Төркем:Ике тапкыр Советлар Берлеге Каһарманнары Төркем:Мәскәү кирмәне диварының некрополендә җирләнгәннәр Төркем:ССРБ маршаллары Төркем:Россия ватандашлар сугышында катнашучылар Төркем:Россиядә туганнар