Бозаяз — Башкортстанның Кырмыскалы районындагы татар (мишәр) авылы. 2010 елның 14 октябренә 1492 кеше яши.Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel Район үзәгенә кадәр 26 км ара, якындагы тимер юл станциясенә (Карлыман) – 39 км.

Тарих Бу якларга мишәрләр Борай якларыннан килгәннәр һәм Иске Мерәс (хәзер авыл Дәүләкән районына керә) авылында яшәүче Стәрлетамак өязенең Нугай даругасының Өршәк-Мең олысы башкортларыннан алганнар. Алар җирле кабилә юлбашчыларыннан җирне 20 елга арендага алып тора. Аннары шартнамә яңадан илле елга төзелә. Башта авылга нигез салучы Мөслим Каныбәков хөрмәтенә Мөслим диеп атала, тора-бара авылга Бозаяз елгасы исеме ябыша. 1920 елда Бозаязда 957 йортта 3748 кеше яши.Асфандияров А.З. История сел и деревень Башкортостана и сопредельных территорий. - Уфа, Китап, 2009. - 744 с. Страница 181.

1935-1956 елларда – Бозаяз районы үзәге. Демография

Мәгариф 1902 елда биредә рус-татар мәктәбе ачыла, соңыннан мәктәп игенче яшьләр мәктәбе итеп үзгәртелә. 1938 елдан урта мәктәп буларак эшләп килә. Бозаяз урта мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла. 2011 елның 1 сентябрендә ул 164 бала ишекләрен ачты. Укыучыларга 23 укытучы белем бирә. 2005 елда мәктәпкә Бозаязда үскән язучы Фәнил Әсәнов исеме бирелә. Мәдәният Китапханә, мәдәният йорты Медицина Бозаязда участок хастаханәсе эшләп килә. “Ашыгыч ярдәм” бригадасы якын-тирәдәге авыруларны коткара.

Авылда даруханә бар. Авылның атаклы кешеләре

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1902 Бикмәтов Сәлим Түрйән улы хәрби хезмәткәр 1942-07-10 1910 Әбдиев Йәмғәфир Сәйетғәли улы сугышчы 1916-12-30 Әбдиев Сәлимйән Билал улы сугышчы 2011 1923 Әбдиев Ибраһим Минһаж улы сугышчы 1926-12-22 Рифгать Әбдиев Уфа дәүләт авиация техник университеты уйлап табучы 2019-04-06 Королёв 1929-12-30 Фәнил Әсәнов шагыйрьдраматург 1995-01-31 Уфа 1956-08-28 Әбдиев Ринат Ғәзизйән улы Уфа дәүләт нефть-техника университеты инженер-механик Уфа дәүләт нефть-техника университеты

Канзафар Усаев – Пугачев көрәштәше Рифгать Әбдиев (1926) Фәнил Әсәнов (1930-1995) Дилә Булгакова (1937) Икътисад Бозаязда халыкны эш урыннары белән ҖЧҖ токымчылык заводы "Дружба" (сарыкчылык) һәм “ДУП” Бозаяз питомник-совхозы (сортларны тикшерү кишәрлеге) тәэмин итәләр.

Истәлекле урыннар Бозаяз елгасы аша салынган таш күпер (Екатерина күпере) архитектура һәм тарих һәйкәле булып тора. Аны 18 гасыр ахырында салганнар. 1915 елда Бозаяз елгасы аша тагын бер күпер салынган, авыл картлары сүзе буенча аны Беренче бөтендөнья сугышында әсир ителгән "әвстерләр" салган, ягъни австриялеләр.

Искәрмәләр

Чыганаклар Бозаяз авылы тарихы "Генеология һәм Архивлар" порталында Бәхет агачының тамырлары тирән

Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан