Василий Данилович Соколовский (бел. Васіль Сакалоўскі Данілавіч;; 9 (21) июль 1897 — 10 май 1968 ел, Мәскәү) — совет хәрби эшмәкәре, Советлар Берлеге маршалы (3 июль 1946 ел), Советлар Берлеге Герое. КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы (1952—1961).

Бөек Ватан сугышы вакытында — штаб начальнигы һәм фронтлар командующие. Сугыштан соң теоретик буларак билгеле, «Военная стратегия» хезмәте авторы.

Совет хәрби начальниклары И. Г. Захаркин һәм А. М. Пронинның кодасы.

Биографиясе 1897 елның 9 (21) июлендә Гродно губернасы Белосток өязенең (хәзерге вакытта — Польшаның Подлякск воеводствосы Белосток повяты) Козлики авылында туа. Белорус.

1905 елда чиркәү-мәхәллә мәктәбен тәмамлый һәм Заблудоводагы күн заводында эшли башлый. Анда эшләгәндә үзаллы белем ала, аннары 1912 елда — ике сыйныф укытучылар мәктәбен, ә 1918 елда Невельск укытучылар семинариясен тәмамлыйПетров Г. В. Невель, Л.: Лениздат, 1980. — 104 с., с. 16-17.. Семинарист буларак, Беренче дөнья сугышына чакырылмый, әммә 1915 елда мобилизация буенча берничә ай оборона рубежларын төзүдә эшли.

Кызыл армиядә хәрби хезмәттә 1918 елның февраленнән, үз теләге белән аңа тәүгеләрдән булып керә. 1918 елның маенда Мәскәү хәрби-инструктор курсларын үтә. Ватандашлар сугышы вакытында Көнчыгыш, Көньяк һәм Кавказ фронтларында сугыша. Курслар төгәлләнгәннән соң җибәрелгән 2нче Урал полкына җибәрелә: 1918 елның маеннан рота командиры була, 1918 елның июненнән — батальон штабы начальнигы һәм Лопатинның кызыл гвардиячылар отрядлары инструкторы, 1918 елның июленнән — яңадан Совет тау полкының 2нче ротасы командиры, августтан — полк командиры ярдәмчесе, 1918 елның сентябреннән — полк командиры вазифасын башкара.

1918 елның октябреннән 1918 елның июленә кадәр — РККА-ның Хәрби академиясе тыңлаучысы. Курс тәмамлаганнан соң, фронтка, 10 нчы армия Реввоенсовет карамагына җибәрелә. 1919 елдан — 32нче укчылар дивизиясе штабы начальнигының өлкән ярдәмчесе һәм Көньяк фронтта бу дивизиянең вакытлыча бригада командиры. 1919 елның 19 июленнән 7 августына чаклы — Көнчыгыш фронтның 5нче армиясе Җыелма атлы дивизиясе начальнигы. 1919 елның 6 — 16 октябреннән 13нче Себер атлы дивизиясе начальнигыrkka.ru. cavalry. Кавалерия гражданской войны. Командный состав кавалерийских соединений и объединений..

Искәрмәләр

Әдәбият Соколовский Василий Данилович// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Соловьев Д. Ю. Все генералы Сталина. — М., 2019. — ISBN 9785532106444. — С.83-85.

Jacobs, Walter Darnell. "Sokolovsky's" Strategy. // Military Review. — July 1963. — Vol. 43 — No. 7. Маршал Василий Соколовский. — М.: Издательство Илсөяр, 2017. — 239 с. — ISBN 978-5-7030-1186-7.

Сылтамалар

Соколовский Василий Данилович на сайте Министерства обороны Российской Федерации Соколовский Василий Данилович .

Төркем:21 июль көнне туганнар Төркем:1897 елда туганнар Төркем:10 май көнне вафатлар Төркем:1968 елда вафатлар Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:ССРБ маршаллары Төркем:Советлар Берлеге Каһарманнары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары Төркем:Кызыл Байрак ордены кавалерлары Төркем:I дәрәҗә Суворов ордены кавалерлары Төркем:I дәрәҗә Кутузов ордены кавалерлары Төркем:«Мәскәүне саклау өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре Төркем:«Берлинны алу өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Монголиянең Кызыл Байрак ордены кавалерлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Россия ватандашлар сугышында катнашучылар Төркем:Җиңү парадында катнашучылар Төркем:Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү кирмәне диварының некрополендә җирләнгәннәр Төркем:Россия империясендә туганнар