Нина Петровна Лужная (1905-1993) — совет органик булмаган химия галиме. Химия фәннәре докторы (1951).

Биографиясе 1905 елда Дондагы Ростов шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. 1928 елда Ростов дәүләт университетының педагогия факультетының табигать фәннәре бүлеген тәмамлый һәм ике ел Төньяк Кавказ хезмәт саклау институтында эшли.

1931 елда Фәннәр академиясенең физик химия институты (ИФХАН) аспирантурасына укырга керә; химия фәннәре докторы, ССРБ Фәннәр академиясе академигы, физик-химик системаларны анализлау ысуллары комплексы авторы Курнаков Н. С.Введение в физико-химический анализ. Издание четвертое дополненное. М.—Л.: Издательство АН СССР. 1940. 562 с. Н. С. Курнаков җитәкчелегендә укый һәм соңыннан аның кулы астында эшли.

1937-1942 елларда профессор С. 3. Макаров бригадасы составында югары актив кальций хлориды алу өстендә эшли.

Химия фәннәре докторы (1950) — эрегән тозлар өлкәсендә тикшеренүләр һәм микродисперслы каты тоз эретмәләрен өйрәнгәне өчен химия фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелә (1950).

1940 нчы еллардан Россия Фәннәр академиясенең Н. С. Курнаков исемендәге гомуми һәм органик булмаган химия институты лабораториясе мөдире.

Тоз системаларының физик-химик анализы һәм ярымүткәргечләр химиясе өлкәсендә тикшеренүләр авторы. Натрий сульфаты тапканда селте эретмәләрен карбоналлау алымын эшли, югары актив кальций гипохориты алауга өлгәшә.

ССРБ Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән.

Дон зиратында җирләнгәнМогила Н. П. Лужной.

Хезмәтләре Общая химия [Текст] : учеб. пособие для студентов ун-тов / Я. А. Угай; соавтор и рец.: Н. П. Лужная, Н. И. Никурашина. — Москва : Высшая школа, 1977. — 408 с. — Библиогр.: с. 401. — Предм. указ.: с. 402—406.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре *Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1941) — югары актив кальций гипохлориты алу ысулы уйлап тапканы өчен.

Искәрмәләр

Әдәбият

Очерки истории Ростовского университета. Семен Ефимович Белозеров. Изд-во Ростовского университета, 1959-358 С. В. И. Бородулин. Всемирный биографический энциклопедический словарь. Лужная Нина Петровна — Москва, Большая Российская энциклопедия, 1998

Сылтамалар Большой Энциклопедический словарь//Лужная Нина Петровна Фото

Төркем:1905 елда туганнар Төркем:Ростов-на-Донуда туганнар Төркем:1993 елда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча химиклар Төркем:Химия фәннәре докторлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Химиклар