Көньяк Урал — Урал тауларының көньяк өлеше. Башкортстанның көнчыгышына һәм Чиләбе өлкәсенең көнбатышында туры килә. Көньяк чиге төньякка сузылган берничә тау сыртыннан тораЮжный Урал: Общее описание района. Иң биек нокталар — Ямантау (1640 м) һәм Ирәмәл (1582 м).
Көнчыгыш иң кырыйдагы сырт — Ирәндек.
Рельефы һәм геологик төзелеше
Көньяк Урал рельефы катлаулы. Көньяк-көнбатышында һәм меридиональ юнәлештә төрле биеклектәге сыртлар телгеләнгән, үзәннәре бар.
Тау системасының үзәге - Уралтау сырты, ул Агыйдел һәм Урал (Җаек) елгаларын аерып тора. Ул Көньяк Уралның көнчыгыш өлешендә 500 км озынлыкта, киңлеге 5 тән 30 км га кадәр. Иң биек түбәсе 1067 м (Әрвәк тавы, Белоретның көньягындарак); сыртның уртача биеклеге 800-900 м, ә якындагы үзәннәр 400-500 м га түбәнрәк. Уралтау сырты берничә параллель тезмәдән һәм зур булмаган армытлардан тора, алар киң генә уйпатлар белән аерылган. Алар сөзәк кенә, урыны белән суерташлар, кварцит һәм конгломератлар өемнәре генә калкып тора.
Агыйдел елгасы үзәне көнбатышка таба берничә параллель рәвештә килгән биек кыя тау чылбырларын бүлә. Ул сызатта иң биек сырт – Җигәлге һәм Машак, ә иң биек тау массивлары – Ямантау һәм Ирәмәл. Алар бик каты кварц комташлардан һәм балчыклы сланецтан тора. Тау битләүләре 1 100 м биеклеккә кадәр ылыслы урманнар белән капланган, ә өстәрәк таш сибелмәләр өстенлек итә..
Көнбатышкарак уртача биеклеге 1 000 м тәшкил иткән тау чылбырлары китә, бик сирәкләре генә биегрәк .
Көнчыгыштарак Көньяк Урал сыртлары: Ирәндек һәм Кырктытау тезелеп китә..Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләрендә көньякта таулар бетә һәм дала, арырак ярымчүллекләр башлана.
Көньяк Урал рельефы Урал тау иленең геологик тарихын чагылдыра.
Әдәбият
Сальников К. В. «Очерки древней истории Южного Урала» (1967) Стратиграфические схемы Урала. Екатеринбург, 1993. ТТ. Е. И. Кулагина. Кориневский Е. В. Хаотические образования Ильменогорского метаморфического комплекса Южного Урала и их природа. — Екатеринбург: РИО УрО РАН, 2013, — 112 с. ISBN 978-5-7691-2346-7.
Сылтамалар
Статья «Южный Урал» в Энциклопедии Башкортостан Тысячники Южного Урала в «По тропам Южного Урала» Природные достопримечательности Южно-уральских гор Сайт Весь Южный Урал. Все о природе, истории, культуре и отдых на Южном Урале Фотоотчеты поездок по достопримечательностями Южного Урала
Искәрмәләр
Төркем:Туризм Төркем:Топонимика Төркем:Таулар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр