Иске җидебаскычлы ладлар - антик дөньяда кулланылган җиде баскычтан торган музыкаль ладлар. Аларда бер генә октава бар, өннәр кабатланмый (хәзерге До-мажор 8 тоннар тора: До Ре Ми Фа Соль Ля Си До; җидебаскычлы ладта До кабатланмас). Һәр лад үз исемен куллану урыны исеменнән алган.

Мажор юнәлешле ладлар Мисаллар До-мажор гаммасы белән тигезләп языла

Иония лады Натураль мажор өнрәтеннән аерылмый: До Ре Ми Фа Соль Ля Си булып чыга.

Лидия лады Натураль мажордан IV баскыч (субдоминанта) биекләнүе белән аерыла: До Ре Ми Фа# (биекләү билгесе (диез яки бекар) музыкаль ачкыч янында бастырыла) Соль Ля Си.

Миксолидия лады VI баскычы тәбәнәелә: До Ре Ми Фа Соль Ля (түбәнәю билгесе (бемоль яки бекар) ачкыч янында куела) Си.

Минор юнәлешле ладлар Мисаллар ля-минор гаммасы белән тигезләп языла

Эолия лады Натураль минордан аерылмый: ля си до ре ми фа соль.

Фригия лады II баскычы түбәнәелә: ля си до ре ми фа соль.

Дария лады VI баскычы биекләнә: ля си до ре ми фа соль#

Шулай ук карагыз

Төркем:Музыка Төркем:Музыкаль рәт